Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кышка корейча кыяр салаты

Кирәк була:

Кыяр - 2 кг
Кишер - 1,5 кг
Сарымсак - 100 гр
Шикәр - 1 стакан
Тоз - 3 аш кашыгы
Аш серкәсе - ярты стакан
Сыек май - 100 мл
Тәмләткечләр - төелгән кара
борыч, кориандр,
бөртекле горчица һ.б - тәменчә
Әзерлибез:
Әлеге салатка кыярны түгәрәкләп, саламлап турарга яки угычта уарга була. Бу очракта саламлап турасагыз әйбәтрәк булыр. Кишерне корейча угычта уыгыз. Ул нәзек һәм озын тасма кебек булырга тиеш. Тирән савытка туралган кыяр белән кишерне салып, тәмләткечләр, сыек май, туралган сарымсак, тоз, шикәр һәм аш серкәсен кушып болгатыгыз. Капкач белән томалап ике сәгатькә маринадларга калдырыгыз. Аннан соң банкаларны кайнар су белән чайкап, салатны тутырыгыз. Өсләренә капкачларын куеп, сулы кәстрүлдә 15 минут стерильләштергәннән соң капкачларны борып ябып, өсте белән әйләндереп куеп, суынганчы төреп тотыгыз.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев