Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Квитанцияләрне уйнатканда Норлаттан Лилия Сибгатуллинаныкы килеп чыккач, күңелдә: халык, һичшиксез, яклап биргәннәр, дип уйлаячак дигән икеләнү туды

Инде бөтенләй төшереп калдырып, читкә дә алып куймакчы идек, әмма кире уйладык: гадел уен икән – гадел булсын, сайлап алмадык, димәк шулай тиеш булган, матрас өслеге Лилия бәхетенә чыккан. Рәхәтен күрсен!

Үзенең тирә-юнен уңай һәм җиңел энергетика белән тутырмаса Лилия Сибгатуллина булмас иде ул. Редакциягә шау-гөр килеп керүе дә үзе бер күңелле тамаша кебек, билләһи! Шул мизгелдә үк барыбызның да кәефләр күтәрелеп китте. Уены-чыны белән, бусаганы узгач ук шелтәсен дә белдереп өлгерде: «Неужели бердәнбер татар газетасы редакциясе вывескасын матур итеп ясап бирерлек бер спонсор юк безнең районда, җә?! Беткән бит инде, ни язылганын да аңларлык түгел, кытайчага охшый башлаган хәрефләре кояш астында уңып!» – дип тезеп китте ул, редакциябез өчен борчылудандыр инде, русчасын-татарчасын бергә кушып.

– «Идел ягы»ннан бирле язылам газетага, ел сан квитанция җибәреп торам, отканым юк иде әле. Редакция уздыра торган бөтен конкурсларда катнашам – берсен дә калдырмыйм. «Чәчәкле ишегалды»нда откан идем, ә квитанция буенча бүләк чыкканы булмады, – дип дәвам итте Лилия, – уйламадым да инде мондый матур бүләк отармын дип. Ничек миңа чыккан әле ул, бәхетем бардыр инде сезнең газетадан, юкка гына язылмыйм, димәк. Бүләк аласы һәрвакыт күңелле инде ул, зуууур рәхмәт сезгә! Каләмегез очлы булсын, илһамыгыз саекмасын!

Үзегезгә рәхмәт, хөрмәтле «Яшел Үзән»гә язылучы якташлар! Бездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X