«Күз алдына да китерә алмый идем» - Илназ Гарипов әти булган?
Популяр алып баручы Ренат Галиәскәр социаль челтәрләрдә эксклюзив кадрлар күрсәтте.
Аның якын дусты, җырчы Илназ Гарипов бер кечкенә, матур бәби сөеп утыра. Сабый белән елмаеп нидер сөйләшә. Әллә, Илназ Гариповның гаилә тормышында яңалыклар бармы, җырчы әти булу бәхетенә ирешкәнме соң?
Өстәвенә, Ренат Галиәскәр дә, халыкның кызыксынуын тагын да көчәйтеп: «Мин бу картинаны күз алдына да китерә алмый идем», – дип язып куйган.
Илназ Гарипов узган ел башында Эльвина исемле Мәскәү кызы белән тормыш корып җибәрде.
Чыганак: Интертат
Фото: Ренат Галиәскәр сәхифәсеннән. Видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев