Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кушкапка»да таныштык!» – диярлек булсын

Уен кешелек белән бер яшьтә. Ул безне үстереп кенә калмый, интеллектны формалаштыра, дөньяга мөнәсәбәтне булдыра һәм мөмкин булган башка төрле күзаллаулар белән үзебезнең карашны яраклаштыра. Бу бик акыллы язылган кебек тоела, әмма уенның асылын чагылдыра.

Без кечкенәдән үк уйныйбыз һәм нәкъ менә шулар аркасында шәхес буларак өлгерәбез. Алар биниһая күп төрле – комнан әвәләгән пәрәмәчләрдән, курчак уеннарыннан алып, өстәл һәм компьютер уеннарына кадәр.
Алгарыш һәм үсеш нәтиҗәсендә ниндидер уеннар онытыла, юкка чыга, ә кайсыберләренә кызыксыну мәңгелек. Әле тагын, хәтернең иң ерак почмагында калып та, үз җирләренең тарихына битараф булмаган кешеләр аркасында гасырлар ераклыгыннан бүгенге тормышыбызга кабат чыгарылган уеннар да бар.
Шундыйлардан, Казан губернясының көнкүрешен өйрәнгән сәяхәтче һәм галим Карл Фукс  «Кушкапка уеннары» турында 1817 елда ук язган.  
Кар эреп, боз киткәч, печән өстенә  кадәр 8 атна буе,  һәр җомга авыл капкасы  янына яшьләр җыела. Төрле авыллардан төркем-төркем, гармун белән җырлар сузып, 10-12 авылдан  бер җиргә җыелганнар. Бу күренеш Күлбаш, Мәмдәл, Битаман, Яке якларында Кушкапка уеннары дип аталган.
Шул уеннарны торгызу  ния­те белән  печәнгә төшкәнче өлгереп калыйк дип, Яшел Үзәннең Сабан туе мәйданына фольклор  коллективлары, ялгыз башкаручылар  җыелды. Оештыручы ролен  «Кушкапка уеннары» проектын эшләүче Осиново мәдәният йортының «Җәүһәр» ансамбле үз өстенә алды.
–Үзебезнең яшьләр, әби-бабайлар йоласына таянып, бер-берсен табарлар иде. Интернетта, эчемлекле төнге клубларда танышкан парлар ышанычсыз була ул. Ә бу уеннарда яшьләр бер-берсенең туган-тумачасын белеп, үзенә тиң ярын күзли ала. Бу уеннарны традициягә әйләндерсәк, әйбәт булыр иде. Кем белә, бәлки әле матур туйларда утыру да насыйп булыр. Кайда таныштыгыз дигән сорауга,  әби-бабаларыбыз кебек, «Кушкапка»да!» – дип әйтүчеләр дә булыр! – дип сөйли «Җәүһәр» ансамбле җитәкчесе Резидә Александрова.
Әлбәттә, быел  Яшел Үзән масштабында бу уеннар беренче тапкыр гына булды. Киләчәктә елдан-ел зуррак масштаб алыр, дигән теләктә калабыз.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев