Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кушкапка уеннары

УЕН кешелек белән бер яшьтә. Ул безне үстереп кенә калмый, интеллектны формалаштыра, дөньяга мөнәсәбәтне булдыра һәм мөмкин булган башка төрле күзаллаулар белән үзебезнең карашны яраклаштыра. Бу бик акыллы язылган кебек тоела, әмма уенның асылын чагылдыра.

Без кечкенәдән үк уйныйбыз һәм нәкъ менә шулар аркасында шәхес буларак өлгерәбез. Алар биниһая күп төрле – комнан әвәләгән пәрәмәчләрдән, курчак уеннарыннан алып, өстәл һәм компьютер уеннарына кадәр.
Алгарыш һәм үсеш нәтиҗәсендә ниндидер уеннар онытыла, юкка чыга, ә кайсыберләренә кызыксыну мәңгелек. Әле тагын, хәтернең иң ерак почмагында калып та, үз җирләренең тарихына битараф булмаган кешеләр аркасында гасырлар ераклыгыннан бүгенге тормышыбызга кабат чыгарылган уеннар да бар.
Шундыйлардан, Казан губернясының көнкүрешен өйрәнгән сәяхәтче һәм галим Карл Фукс,  «Кушкапка уеннары» турында 1817 елда ук язган.  Әлеге бәйрәмне – җырлап, биеп һәм үзеңә тиң яр табып була торган яшьләр җыены дип атап була. 200 ел вакыт үткән һәм «Кушкапка уеннары» кабат барчабызны да үзенә чакыра. Бу чараны оештыручылар быел аны яңа дәрәҗәгә күтәреп бик зур итеп уздырырга планлаштыра.

Кызыксындырдыкмы? Димәк без сезне 5 май, шимбә көнне сәгать 11дә «Мирный» бистәсендәге шәһәр мәйданы территориясендә көтеп калабыз. Әгәр дә шушы бәйрәмдә үзегезнең фольклор төркемегезнең дә катнашуын теләсәгез, заявкаларны
vas_dk@mail.ru электрон адресына яки 8(84371) 6-25-02 Васильево бистәсе мәдәният йорты факсы буенча юллый аласыз.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев