Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Күрсәтәсем килә»... Илсөя Бәдретдиновадан шәп хәбәр

Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонына янә кызык исем тапкан

Татарстанның гастрольләрдән кайтып керми торган җырчысы Илсөя Бәдретдинованың яңа сезонга афишасы әзер. Җырчы яңа программасына янә серле исем биргән, ул «Күрсәтәсем килә» дип атала. Хәзер менә яңа сезонга кадәр халыкка уйланырга җирлек булган.

Халык алдагы «20 ел се...» программасының да нәрсә аңлатканын озак уйлап йөргән иде, тәки тәгаенен белмичә сезон төгәлләнде. Аннары тамашачы «#едриткудрит» программасын карады.

Сәхнәдәшләре һәм халык ачык төстә, «мин» дип торган афишаны «ут» билгесе белән бәяләгән. Хәзер тамашачыга «Илсөя нәрсә күрсәтер икән» дип зарыгып яңа сезонны көтәргә кала. «Син күрсәтергә теләгәнне күрергә насыйп булса иде» дип язганнар комментарийда.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев