Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Куркыту түгел, кисәтү

Агымдагы елның 10, 11 сентябрендә гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан чыгып, Васильевоның «Колос» бакчачылык җәмгыятендә һәм Октябрьскийның Гагарин урамында юл-патруль хезмәте машина йөртүчеләрне тикшерү буенча профилактик чара үткәргән.

Тикшерү барышында 29 хокук бозу очрагы ачык ланган, шуларның 13ендә мәҗбүри иминият полисы булмаган, 4се куркынычсызлык каешын эләктермәгән. 3се машинасының алгы пыялаларын караңгылаткан булган. 
Инспекторлар барлык гражданнарны да битараф калмаска һәм полициягә юлда үзләрен дөрес тотмаган, руль артына исерек хәлдә утырганнар турында кесә телефоныннан 112 номеры буенча яки Яшел Үзән Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 4-47-04 телефоны аша хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев