Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Куркыныч диагноз 646 кешегә куелган

Яшел Үзәндә наркомания буенча вәзгыять катлау лы булып калуын дәвам итә. Соңгы 3 елда 100 мең кешегә исәпләгәндә наркотикларның законсыз рәвештә таралу күрсәткече уртача республиканыкыннан югарырак.

Республиканың башка зур шәһәрләрендәге кебек ел саен наркотик матдәләрне кулланган өчен профилактик исәпкә алынучылар саны да арта. Муниципаль районда «наркомания» дигән куркыныч диагноз белән 646 кеше диспансер күзәтү астына алынган (2018 елда – 609, 2019 елда – 623, 2020 елда – 639 кеше).

Яшел Үзәндә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы һәм профилактикасы буенча комиссия эшләп килә. 8 июльдә әлеге комиссиянең агымдагы елның алты айлык эшчәнлеге республика комиссиясе утырышында каралды. Видеорежимдагы күчмә утырыш безнең шәһәрдә узды. Эшендә Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев, ТР Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Вадим Костюнин, «ТР муниципаль бе рәм лекләр советы» берлеге рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, көч структуралары, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе җитәкчеләре катнаш ты.

Яшел Үзән муниципаль районында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә һәм профилактикага төп игътибар бирелә. Максаты – куркыныч матдәнең таралышына киртә кую һәм аны кулланучылар санын киметү.

– Наркотиклар тарату өчен иң якланмаган мохит – ул яшьләр. Практика күрсәткәнчә, яшь кешеләрне һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, иҗтимагый файдалы һәм патриотик эшкә җәлеп итү профилактиканың иң нәтиҗәле чаралары булып тора. Яшел Үзән районында бу юнәлештә мәгариф, спорт һәм мәдәният, шулай ук медиа һәм мәгълүмати ресурслар өлкәсендә актив эш алып барыла, – дип билгеләп үтте район буенча наркотикларга каршы комиссия рәисе Михаил Афанасьев.

Муниципаль район тер ри ториясендә мондый матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне кисәтү һәм ачыклау буенча оператив-хезмәт эшчәнлеген Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге алып бара.

– 2021 елның алты аенда безнең бүлектә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 109 җинаять теркәлеп, 53 җинаять эше тикшерелде, – дип сөйләде бүлек җитәкчесе Айрат Ханбиков. – Шушы чорда барлыгы 5,5 килограмм наркотик матдә кулланудан алынды. Безгә дәваланудан баш тарткан 78 кешегә карата 105 административ беркетмә төзергә туры килде. Дәвалану узган 41 кеше исәптән төшерелде. Оешкан җинаятьчел төркемнәрне юкка чыгару буенча җитди эш алып барыла.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе хәзерге вакытта героин кебекләргә алмашка авыр синтетик наркотиклар килүен һәм аларның кулдан кулга түгел, ә яшерен урыннарга кую юлы белән таратылуын, тыелган матдәләрнең нигездә күрше республикалардан китерелүен билгеләп, аларның оператив торышка кире йогынты ясавын әйтеп узды. Шәһәрдә һәм районда хокук сакчылары яшьләр арасында наркотикларга каршы төрле чаралар, флешмоблар, профилактик операцияләр, тематик класс сәгатьләре, лекцияләрне актив уздыра. Әлбәттә, аларның яшьләргә файдасы тими калмас.

Наркологик ярдәмне Яшел Үзәндә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник психиатрия хастаханәсе күрсәтә. Аның баш табибы Илья Җәләлетдинов сүзләренә караганда, бу структурада олыларга һәм балаларга хезмәт күрсәтү өчен наркология кабинетлары аерым булдырылган. 40 койка – тәүлек дәвамында, 10сы көндезге режимда эшли. Кызганычка, «наркомания» диагнозы куелучылар саны артуга таба бара.

Утырышның икенче өлеше Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багыш ланып, район территориясендә, гомумән алганда, наркотикларга каршы көрәшкә карата профилактик чаралар бик күп оештыруы әйтелде. Спикер буларак доклад белән Раифа махсус училищесы директоры Надежда Кисиль бик хисчән чыгыш ясап, анда риск зонасына эләккән яшүсмерләр белән нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Авыр язмышлы яшүсмерләр бу учреждениедә югары патриотик рухта тәрбияләнә. Нәтиҗәләре дә әйбәт.

– Безнең бурыч – начар гадәтләргә алмаш табу, балалар кыек юлга басып алган онытылмаслык хис-кичерешләрне файдалы шөгыльләр: спорт, төрле ял, уңай мисаллар аша алырга тиеш.

Һәм без боларның барысын да методик һәм техник потенциалны арттырып уңышлы кулланабыз, – дип билгеләде училище җитәкчесе.
Утырыш ахырында нә тиҗә ясалып, алдагы яртыеллыкка планнар корылды. Ә уңай нәтиҗәгә бөтен өлкәләр бергәләп эшләгәндә генә ирешеп булачак. Әйтик, наркотикларны легаль булмаган җитештерү, транспортировкалау һәм тарату инфраструктурасын юкка чыгару, профилактик эшне камилләштерү, хокук саклау органнары эшенең сыйфатын күтәрү, халыкта наркотиклар куллануга карата кире караш тәрбия ләү, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү юлы белән мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев