Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кура җиләген җәй көне ничек дөрес кисәргә

Әгәр дә җиләк берьюлы түгел, ә әкренләп өлгерсен дисәгез, җиләк куакларын төрле биеклектә кисегез.

Бер өлешен 10-15 сантиметрга кыскартыгыз, икенчеләрен – үсемлекнең яртысы биеклегендә, өченче төркемне – үсенте 15-20 сантиметр калырлык итеп кисегез.

Җәйге кисү – кура җиләген тәрбияләүдә мөһим этап. Чәчәк атканда барлык авыру ботакларын һәм яфракларын, сәламәтләренә таралмасын өчен, юк итәләр (гадәттә, авырганда алар саргая), яндыралар.

1-2 атнага бер тапкыр, җир астыннан чыккан яшь үсентеләрне, төп куактан 20 см ераклыктагыларны тамыр төбеннән көрәк ярдәмендә кисеп аталар.

Уңышны арттырырга уйлыйсыз икән, ике тапкыр кыскарту ысулын кулланыгыз. Моның өчен, июнь башында, үсентеләр 100-120 см булып үскәч, аларның очларын 5-7 сантиметрга кыскартыгыз. Болай иткәндә, туклыклы матдәләр аның кырый бөреләренә дә җитәчәк һәм алар көзгә 50 см булып үсәчәк. Аларны көзен, кар астында кышлап туңмасыннар өчен, җиргә бөгеп калдыралар. Язын әлеге ян ботакларны 10-15 сантиметрга кыскарталар. Бу, үз чиратында, җиләк бирә торган ботаклар үсәргә ярдәм итә.

Кура җиләгенең кирәкмәгән үсентеләрен җәй дәвамында кисеп торалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев