Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Сәламәтлегебез какшап кит кән саен бераз ремонтлап җибәрергә дип, Норлат участок хастаханәсенә юл тотабыз инде без.

Бу юлы, Ләйлә Газыймҗановна, кешесе бик күп булып, диспансеризация уздыруга карамастан, кире какмады, кабул итте.

Ягымлы итеп сөйләшүе, хәлләребезне сорашуы күңелебезгә май булып ятты да инде. Янында утыручы шәфкать туташы Гөлнур да, фамилиясен белмим, гафу итәрсез, елмаеп кына тора бит. Яшьләр – яшьләрчә икән инде, дип күңелебез булып кайтты.

Чынлап та, кешегә күп кирәкми, шул бер игътибар, җылы сүз дә җитә. Үзләре дә авырмыйча, исән-сау эшләсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев