Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Ярдәм сорап сузылган кулны кире кага алмаучы булуым турында маңгаема язылгандыр ахрысы минем.

Бүген иртүк, эшкә барганда каршыма бер хатын басты: «Зинһар, күпме мелочь бирә аласыз, бирегез әле, похмельдән үләм», – ди. Минәйтәм, ул тәңкәләргә сиңа кем салып бирә инде, дим. «Минем, менә үземдә илле сумым бар инде», – дип, кесәсеннән акчасын да алып күрсәтте. 

👒💄Чәчләрен тарап, битләрен юып җибәрсәң, зифа буйлы, чип-чибәр утыз бишләр тирәсендәге хатын булыр иде. Нигә болай эчәсең соң, дип акыл саткан булдым инде, үзем кошелегымда булган вак акчамны җыеп, 

🙏Ходаем, сәдака исәбеннән, кешенең гомерен саклап калуга ярдәм исәбеннән кабул ит, дип, кулына тоттырдым. 

 

Колагыма кергәне бар иде, бик каты махмырдан үлүчеләр турында ишеткәч, эх, бер рюмка салып бирмәгәннәр шунда, исән калыр иде, дигәннәрен. Көлке дә, кызганыч та инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев