Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Бер көнне барам шулай, ә каршымнан алтмышлар тирәсендәге хатын атлый, олырак булмаса әле, йөрмешеннән чамалыйсың бит инде әзрәк.

 Көн бераз суыграк иде суыкка, әмма авыздан пар чыгарлык түгел. Теге хатыннан пар чыга, аптырап үзем махсус өреп карадым, чыкмый.

 

 Аптырадым инде, ник аннан чыга, ә миннән юк, дип. Инде артыннан куып җитәм дигәндә генә аңладым аның тегенди, яшьләр суыра бит әле хәзер, электронный тәмәке диләрме соң, шуны тарта икән бит. Шаклар катарсың!

 

😱Әстәгыфирулла, минем бик тә моңа исем китте инде. Шул яшьтә дә урам буенча шуны төтәтеп барып була икән! Әби башың белән дә оят түгел икән! Киенмеше, кыяфәте белән дә теге, «фифычкы»га охшамаган үзе, гап-гади. Менә кайвакытта, кем өчендер гадәти булган, ә син берничек тә кабул итә алмаган нәрсәләр очрап, «аһ» итеп куясың шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев