Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кунак кебек көтеп ала

Әле кайчан гына үзен Шырданнан Юныс абыегыз булам дип таныштырган абунәчебез газетабызга язылу турындагы квитанцияне бик зурлап редакциягә кертеп биргән иде.

Менә бик шатланып, ул кабат килеп җитте. Баксаң, редакция бүләген откан икән!
– Газетагызга инде «Идел ягы»ннан бирле язылам. Килгәнен көтеп алам, почтальон азрак соңга калса, шалтырата да башлыйм, – ди Юныс абый. 
Бүләкле булуы турында туганнары хәбәр иткән. Чөнки үзенең дәваханәдә яткан чагы булган, һәм шуннан кайтуынча откан кәстрүлне дә кереп алды ул. Системалар алган, уколлар ясаткан укучыбызның хәле алга таба шәп булыр, район газетасын укып, киләсе елда сау-сәламәт килеш, 80 яшьлек юбилеен да каршы алырга насыйп булсын, дигән теләк белән саубуллаштык. Фотога төшергәч, «Газетага чыгарасыңдыр бит?» – дип тә шаяртып алды әле Юныс абый. Чыгармыйбызмы соң инде! Сезнең кебек тугры укучыларбыз булып һәм артып торсын!

Алия Гаязова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев