Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кунак әби йортына кайткан кебек булдым

Беркөнне әни йокыдан махсус иртәрәк торган. Көтү куган вакыттан да алдарак уянуының сәбәбе бар. Җәй көне авылда кунаклар күп, бала-чага тавышы көне буе тынмый, шуңа күрә иртәнге тынлыкта торып, бертуган сеңлесе Фәния Әхмәтҗанованың яңа чыккан китабын укырга утырган ул. Ят тавышка сискәнеп уянып китсәм, әнием «Ватаным» китабын кочаклап елап утыра иде. «Ватан ул нәселең нык булуга инанудан башлана икән», – диде әнием күз яшьләре аша. Бу китапның миңа, гаиләмә, туганнарыма, гомумән, әлеге басмада телгә алынган һәркемгә ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм кирәкле икәнен әнә шул мизгелдә аңладым кебек.

Китапка «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Фәния Әхмәтҗанованың төрле елларда «Өмет», «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталарында басылган язмаларының бер өлеше тупланган.

Илнең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәгән татарлар язмышы, аларның проблемалары янәшәсендә туган нигез, авылдашлар, сабакташлар, хезмәттәшләр дә урын алган. «Журналист язмаларыннан төзелгән китапны мин нигәдер өнәп бетерми идем, – дип сөйли Фәния апа бу хакта. – Мондый басманың укучысы булмас, кирәксезгә әйләнеп, тузан җыеп ятар кебек тоелды. Ә көннәрдән беркөнне, Аллага тапшырып, үзем бу эшкә алындым. Сәбәбе болайрак. Бервакыт шулай, өйдә шкафларны яңарту сәбәпле, инде әллә кайчан кул тимәгән папкаларны, төргәкләрне актарырга, ягъни «генеральная уборка» ясарга тотындым. Әмма бу ниятем тормышка ашып бетмәде. Төеннәр арасыннан элегрәк газетада басылган язмаларым килеп чыкты да, эш башлаган урында чүмәшеп кенә, дөньямны онытып укый башладым. Шулай итеп, сәгатьләр буе оеп утырганымны сизми дә калганмын. Әнә шунда башка ныклы фикер килде дә инде. Архив дип аталган байлыкта фотолар да шактый җыелган. Баксаң, элеккеге фотосурәтләрдәге кайбер кешеләрнең кем икәнен дә белеп бетермим икән. Бу китап иң беренче чиратта балаларым, оныкларым, туганнарым, авылдашларым, сабакташларым, дусларым, хезмәттәшләрем өчен булып чыга. Үземә исә бер тарихи китап кебек тоела ул».
Ә тарих кайдан башлана? Туган авыл, туган нигездән, әлбәттә. Фәния апа Яшел Үзән районының Айдар авылында туган. Мин дә китаптагы истәлекләргә ияреп, кунак әби йортына кайткан кебек булдым. Әниемнең әтисе мин туганчы ук вафат булган, шуңа күрә Айдарда безне кунак әби каршы ала иде. Аңа шулай дип дәшүебез очраклы гына түгел, кунак итәргә, ягъни төрле тәм-томнар белән сыйларга ярата иде ул безне. Каты шикәрне ватып бирү гадәтен нәкъ менә Бибихәсәнә әбиемнән беләм. Онытмасыннар, догадан калдырмасыннар дипме, Айдарга барган саен, ишегенә зур йозак эленгән элеккеге кибет бинасы яныннан узып киткәндә (Кәбир бабам биредә бик озак еллар сатучы булып эшләгән), безгә бабайга бәйле төрле истәлекләр дә сөйлиләр иде. Китапны кулга алгач кына аңладым, аларны артык истә калдырыр­га тырышмаганбыз икән, күбесен өзек-өзек кенә хәтерлим. Хәзер исә буыннар чылбырының өзелмәслек нык җепләре – истәлекләр китапта сакланачак. Кеше җирдә үзенең нәсел-ыруын белеп яшәргә тиеш. Бу – тормышның язылмаган кануны.
«Миңа җиде-сигез яшьләр тирәсе булгандыр, бервакыт шулай мәчет янында шәһәрдән кунакка кайт­кан кызлар белән уйнап йөрибез. Безнең өчен алар әллә кем инде. Матур киенгәннәр, урысча сөйләшеп җибәрәләр. Шулвакыт берсе: «Ой, смотрите, какой страшный дяденька», – дип әйтеп салмасынмы. Әйләнеп карасам, башына салам эшләпә, аягына киез ката кигән, авырлыктан сыгылгандай, аксаклап кына әтием кайтып килә. Ул вакытта: «Минем әти икәнен белмәсәләр ярар иде», – дип уйлаганым хәтердә әле. Балалык инде. Шуның өчен мин гомерем буена үземне гел гаепле сизеп яшим. Шул чәберчек кызлар янында әтиемне яклый алмаганмын бит мин! Минем әтиме? Гаярь егет чакларында авылның бер чибәре булган ул. Кулыннан тальян төшмәгән, ул җырлаганда кызларның үзәкләре өзелгән. Сугыш кына аның сәламәтлеген тартып алган», – дип күңелләрне кузгаткан вакыйганы искә ала Фәния апа.
Зур әзерлек, һөнәри осталык белән төзелгән һәм язылган 417 битле бу басма киләчәктә эзләнүләр өчен зур ярдәм дә булачак әле. Соңгы елларда авыл тарихларына зур әһәмият бирелә башлады. Алга китеп булса да әйтик, авылдашлар Айдар авылы турында да саллы гына басма әзерли башлады. «Ватаным» исә ташка басылган чыганак. Китап туган авыл төшенчәсен икенчерәк яктан ача кебек тә тоелды. Күбрәк рухи байлык турында ул. Тамырларына таянмаган агач үсә алмаган кебек, ата-бабалары белән кызыксынмаган нәсел дә үсә алмый. Ә тамырлар нык Айдар авылында. Мәшһүр татар артисты, күренекле режиссер, татар театры сәнгатен яңа биеклеккә күтәргән Газиз Вәлитов-Айдарский (авылның исемен мәңгеләштергән ул) менә шушында дөньяга аваз салган. Аның тормыш иптәше, сөекле композиторыбыз, моңлы җырчыбыз Сара Садыйкова да үзебезнеке. Фәния апаның бабасы Мөхәммәтсафа белән күренекле композиторыбызның бабасы Садыйк – бертуганнар.  Аларның кызы  Әлфия Айдарская тырышлыгы белән Күгеш (Айдар авылы шушы җирлеккә керә) авыл мәктәбендә Газиз Айдарский музее ачылды, мәктәпкә исем бирелде. Китапта якташлар, остазлар, сабакташлар, хезмәттәшләр, танылган шәхесләр турындагы хатирәләр дә тирән ихтирам хисе белән сугарылган. «Уйлап карасаң, журналист булып эшләү дәверендә күпме юллар гизелгән, күпме язмышлар йөрәк аша үткәрелгән. Әлбәттә, еллар узгач, геройларымның күбесе төрле үзгәрешләргә дучар булган. Шуңа күрә кайсы елда язылганын белеп уку (һәр язма ахырында билгеләнгән) аңлатма кебегрәк булыр иде. Ә үзем геройларым белән булдыра алган кадәр элемтәдә яшәргә тырышам. Шулай булмыйни! Аларның күбесе минем якын кешемә әверелгән бит инде», – ди Фәния апа.
Китап ни өчен «Ватаным» дип атала дип баш ватасы да юк. Китап үзе үк әлеге сорауга җавап инде. Утыз елга якын журналистика өлкәсендә, шуның шактый өлеше «Ватаным Татарстан» газетасында, эшләү дәверендә Фәния апа  үзе дә,  уйлары белән дә гел юлда булган икән бит. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең кызыклы да, борчулы да язмышларына ияреп, Пермь крае, Чиләбе өлкәсе, Омск, Самара, Березники кебек ил төбәкләре генә түгел, Кытай, Казахстан, Япония, Төркия кебек чит илләрдә яшәүче татарлар тормышын да тасвирлый ул. Үз язмалары аша Татарстанда башка милләт вәкилләре үзләрен ничек хис итә дигән сорауга да җавап табарга тырышкан.
«Ватаным» – Фәния апаның үзе турында да. «Мин кечкенәдән журналист булырга хыялландым. Дөрес, 8 сыйныфтан Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Төп сәбәбе – авылда 10 еллык мәктәпнең булмавы иде. Арчага китүем, вузга керә алмасам, кулда профессия булыр, дигән уйдан да чыгып эшләнде. Журналистикага мин урау юллар аша килдем һәм бик җиңел генә кереп киттем. Яратып, тәмен белеп эшләгән кеше өчен журналист – искиткеч һөнәр ул!», – ди Фәния апа. Китапны да тәмләп язган ул. Югыйсә, бу кадәр мәгълүматлы, йөзләгән фоторәсемле гаҗәеп басма булып гәүдәләнә алыр идеме ул! Әлеге китап дөнья күрү гаиләбез, туганнарыбыз өчен олы куаныч булды.

Эльвира Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X