Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кулланучыларга WhatsAppтагы куркыныч сылтамага басмаска кушалар

WhatsAppның төркемле чатларында массакүләм рәвештә яңа зарарлы сылтама тарала, аңа басу җинаятьчеләргә кулланучының хисап язмасын ватарга ярдәм итәчәк.

Phone Arena язганча, сылтама WhatsAppның рәсми яңартылуы астында яшеренгән, ул кушымтаның яңа алсу темасына һәм башка файдалы функцияләргә керү мөмкинлеге бирә, янәсе.

Әмма ялган сылтамага баскан кулланучы "үзенең исәп язмасын җимерүнең шаһиты булырга мөмкин", дип яза басма. Сайт мәгълүматлары буенча, хакер һөҗүме нәтиҗәсендә кеше аккаунтка керүдән мәхрүм калырга мөмкин.

Әгәр дә кулланучы очраклы рәвештә "алсу сылтама"ны ачкан яки аның хисап язуы белән нидер дөрес түгел дип шикләнсә, аңа сылтама буенча урнашкан кушымтаны бетерергә кирәк (ул WhatsApp Pink дип аталырга мөмкин), WhatsApp Webның барлык сессияләрен тәмамларга, браузер кешын чистартырга һәм алар арасында шикле табу өчен билгеләнгән кушымталарның нинди хәлдә булуын тикшерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев