Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кулланучылар иткә караганда казылыкны күбрәк ярата

Хәзер кибет киштәләре казылык белән тулган. Сайлап алуы бик кыен. Кулланучыларга эксперт булырга кирәк.

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукын яклау комп­лекслы системасы үсеше» программасын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, казылыкның 15 төрле үрнәгенә кулланучылар дегустациясе уздырып караган.
– Республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре казылык базарын өйрәнде, мониторинг уздырды һәм  1000 респондент катнашында сораштыру уздырды, – дип сөйли бу чара турында ТР алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова. – Ит ашамлыклары, аксым чыганагы буларак, сатып алучыларның куллану кәрҗинендә аерым урын алып тора. Татарстан Республикасында ит һәм ит ашамлыклары елына бер җан башына 65-70 килограмм туры килә.
Тикшерүләргә караганда, ит ашамлыкларыннан казылык куллану 45 процент тәшкил итә.  Итне ит ашамлыклары белән кысрыклап чыгару җәмгыятьтә социаль ситуациянең үзгәрүенә бәйле. Кешенең вакыты юк, кулланучы тиз әзерләнә торган продуктларга өстенлек бирә. Шуңа күрә казылык кулланучыларны күбрәк җәлеп итә.


Дәвамы газетаның җомга санында.

Фото https://www.infox.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев