Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кулланучы сыйфатлы товарга хаклы

– Шәһәрдәге сәүдә ноктасыннан 3 мең сумлык стена сәгате сатып алдык. Шатланып, алып кайтып элгәч, сәгать туктап калды.

Батареясен дә алмаштырып карадык, файдасы булмады.  Баштан ук эшләми торган сәгатьне алганчы кире тапшырыйк дип, икенче көнне сәүдә ноктасына юл тоттык. Әмма сатучы безне ачык йөз белән каршы алмады, ремонт ясарга тәкъдим итте. Ә без түләгән акчабызны кире бирүне сорарга тотынгач, ризасызлык белдерде. Бу очракта хокукыбыз нинди?
Сорауны без ТР алкоголь инс­пекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гая­зетдиновага бирдек:

– Сәгать катлаулы техника булып санала, шуңа күрә, әгәр дә ул эшләмәсә, яисә башка төрле гаебе табылса, кулланучының  аны 14 көн эчендә кире тапшырырга хокукы бар. Сәүдә ноктасында кулланучыга акчасын кире кайтарып бирергә тиешләр. Баш тарту очраклары бар икән, безнең бүлеккә килеп, консультация алырга була. Ә без үз чиратыбызда,  сатып алучыларга дәгъва язарга  ярдәм итәчәкбез, – диде белгеч. – Сәүдә нокталары киштәләрендә сыйфатлы товар сатылырга тиеш. Юк икән, ул вакытта кире кайтарылганны кабул итә белергә дә өйрәнсеннәр.   
Бу сатып алучылар икенче көнне безгә шалтыратып хәбәр итүләренчә, сәгатьне кире алырга мәҗбүр булганнар. Әлбәттә, кулланучылар хокукын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәбез, дәгъва белән киләбез дигәннән соң гына.  Сатучылар «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы  законнарны белсә әйбәтрәк булыр иде дигән теләк бар. Юк кына эшнең дә зурга китүе ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев