Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кулланучы һәрчак хаклы  ул

Бүгенге тормыш кысаларында үз хокукларыңны белү бик кирәк.

Еш кына аны белмәү бәхәсле хәлне катлауландыруга китерә, шул ук вакытта хокукый белемлелек аны булдырмый калырга ярдәм итә.
Кулланучының үз хокукларын белмәүдән файдаланып, намуссыз сатучыларның килешү текстына законсыз шартлар кертүен конкрет мисалларда карыйк.

Кулланучының килешүдән берьяклы тәртиптә баш тартуы өчен санкция
Килешү шарты: «Сатып алучы берьяклы тәртиптә товар сатып алудан баш тарткан очракта, сатып алучы сатучыга товар бәясенең 20 проценты күләмендә штраф түләргә тиеш».
Бу дөрес түгел! Кулланучы килешүне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Берьяклы тәртиптә шартнамәдән баш тартканда, кулланучының бердәнбер бурычы – икенче якка фактта тотылган чыгымнарны түләү.
Әйтик, сез суыткыч сатып алырга кире уйлагансыз, ә аны китергәннәр инде, шулай булса да, сез килешүдән баш тарта аласыз, шул ук вакытта сатучы сездән аны үзенә кире кайтаруга киткән чыгымны компенсацияләүне таләп итәргә хокуклы.
Игътибар итегез! Сатучы товарны сезгә китереп биргән өчен чыгымнарны кайтаруны таләп итәргә тиеш түгел.

Чыгымнарны кайтаруны тыю
Килешү шарты: «Сатып алучы товарны китерүдә тоткарлык товар белән тәэмин итүче складта аның булмавы аркасында килеп чыккан зыянны каплауны, мораль зыянны компенсацияләүне таләп итәргә хокуклы түгел».
Бу шарт дөрес түгел! Сезне, кулланучы буларак, складта товарның булу-булмавы борчырга тиеш 

түгел. Товар килешүдә билгеләнгән вакытка китерелергә тиеш.
Йөкләмә, тәэмин итүче тарафыннан үтәлмәгән очракта, сез үз хокукларыгызны бозуга бәйле чы гымнарны каплауны, мораль зыянны компенсацияләүне таләп итәргә хокуклы (ЗоЗППның 13нче маддәсе).
Шундый ук мисалларны бик күп китерергә була, аның асылы гади – кулланучылар хокукларын яклау турында законга каршы килүче килешүнең теләсә нинди шарты баштан ук гамәлдә түгел. Димәк, сез килешүгә кул куйган булып та, аңардан баш тарткан өчен штраф түләүне таләп итәләр икән, сез аны үтәргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев