Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кулланучы һәрчак хаклы

Газета укучыларның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтенә кагылышлы сорауларына «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» Сәламәтлек саклау бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы белгечләре җавап бирә.

– Минем торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләү документларымда «подъездны ремонтлау» дигән өстәмә хезмәт барлыкка килде. «Гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлау» хезмәте өчен ай саен түләгән очракта, подъездны ремонтлау өчен түләү алу дөресме?
– РФ Торак кодексының 154нче маддәсе нигезендә, күп фатирлы йорт белән идарә итү, карап тоту һәм агымдагы ремонтка түләү коммуналь хезмәтләр өчен түләү составына керә. 
Шулай итеп, подъездны ремонтлау өчен түләү – йортны карап тотуга һәм ремонтлауга керә. Сез аны түлисез инде. Ә инде идарәче компаниянең подъездны ремонтлауга нинди дә булса өстәмә взнослар алуы хокуксыз.


– Әгәр ресурс белән тәэмин итүче оешма түләүләрне дөрес исәп ләмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә?
– Мондый очракта, коммуналь хезмәтләр бәясен яңадан исәпләү таләбе белән, язмача дәгъва белдерергә кирәк.
Оешма белән бәхәс ирекле тәртиптә җайга салынмаса, РФ Гражданнар кодексының 11нче маддәсе нигезендә судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. чөнки, гражданнар хокукларын яклау суд органнары компетенциясендә. шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә шикаять язарга була.

– Күптән түгел торак йорт сатып алдым. Күршеләрнең ресурс белән тәэмин итә торган оешма арасында килешү бар дип ишеттем, әмма минем кулымда ул юк. Бу документны мин соратып ала аламмы һәм аның тәртибе нинди?
– Әйе, ала аласыз. РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче карары белән расланган, күп фатирлы йортлардагы һәм торак милекчеләренә, файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагый дәләренең 23нче пункты нигезендә, торак йорт хуҗасы башкаручы белән 2 нөсхәдә килешү төзү хокукына ия. Моның өчен гаризаны башкаручыга почта аша да җибәреп була. Килешүдә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: 

  • исем-фамилия, туган көне, шәхесне раслаучы документ, реквизитлары, телефон;
  • торак йортның гомуми мәйданы, шулай ук, анда даими яшәүче затлар саны күрсәтелеп, милекчеләренә яисә файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтелә торган йорт адресы;
  • кулланучыга күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең исеме; 
  • исәпкә алу приборларының булуы һәм типлары турында белешмәләр, аларны урнаштыру датасы һәм урыны, исәпкә алу приборына пломба сугылу датасы;
  • коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары;
  • килешүнең гамәлдә булу срогы;
  • җир кишәрлегеннән һәм анда урнашкан корылмалардан файдаланганда, коммуналь хезмәтләрне куллану юнәлешләре, авыл хуҗалыгы хайваннарының, кошларының төре һәм саны (булган очракта) турында белешмәләр;
  • торак йорт һәм ишегалды корылмалары булмаган җир кишәрлегенең мәйданы;
  • җир кишәрлегенә су сибү режимы (коммуналь ресурсларны куллану ярдәмендә файдаланылган җайланмаларның куәте); 
  • торак йортка милек (файдалану) хокукын раслый торган документ.

Эш башкаручы, гариза һәм документлар кабул ителгәннән соң, 10 эш көненнән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итүчегә почта аша яисә килешелгән башка ысул белән коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы нигезләмәне үз эченә алган шартнамә проектын 2 нөсхәдә бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев