Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Куакларны коендырыр чак

Кайбер бакчачылар куакларны кайнар су белән коендыра. Гадәттә моны, лейка белән куак арасы 1 метр калдырып эшлиләр.

Су шул арада бөреләргә зыян салмаслык җылылыкка кадәр суынып өлгерә. Бер лейка 3-4 төп куакка җитә.
Шулай иткәндә, куак кына түгел, аның астындагы туфрак та эшкәртелә. Бу көя күбәләкләренә каршы бик әйбәт чара. Шулай да үсемлекләрне еш кына яз көне дә кайнар су белән коендыралар, бу бөреләрнең уянуына стимул бирә һәм файдасы күбрәк.

Әмма, әгәр дә куаклар иртәнге яз кырауларыннан җәфа күрә икән, мондый «коенуларны» көздә башкарсаң яхшырак. Бу вакытта бөреләр мәҗбүри йокы стадиясендә була һәм контраст душтан уянмый.
Агачларны кайнар су белән коендыру мөмкин түгел. Моның урынына аларга көз көне яфрак койганда мочевина (10 л суга 500 г) һәм хлорлы калий (10 л суга 100 г) катнашмалары сибегез. Мондый катнашма гөмбә авырулары белән көрәшә һәм хәтта, кышларга агач очына оялап йокыга талган корткычларны да үтерә. Нәтиҗәсе яхшырак булсын өчен ботак­ларны гына түгел, аның астындагы туфракны да эшкәртегез.
Сүз уңаеннан, шундый ук катнашманы, авырулар һәм корткычларга каршы, җәй көне дә  кулланалар. Мочевина белән хлорлы калий күләмен 10 л суга 50 г кадәр киметергә кирәк. Корткычларга бер шанс та калмасын өчен, бөреләрнең кабара башлаган вакытыннан алып һәр 8-10 көн саен кабатлау яхшы. Бу әле агачларга менә дигән ашлама да булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X