Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күтәреп алып, егып салу – һәр егетнең хыялы

Бер генә ярышта да үзен сынатмаган Олы Ачасыр авылында мондый күләмле спорт бәйрәменең күптән булганы юк иде дисәм, ялган булмас.

Әйе, район күләмендә нинди генә ярыш үткәрелсә дә, Олы Ачасыр мәктәбе укучылары гел алдынгылар рәтендә. Әле менә бер ел элек мәктәптә милли көрәш, самбо, дзюдо буенча секция дә эшли башлады. Аны шушы авылда туып үскән, күп еллар Сабантуй мәйданы батыры булып калган, Казанда тренер булып эшләгән, көрәш, самбо, дзюдо буенча спорт мастеры Гомәр Хәйруллин ачып җибәрде. Барлык кирәк-яракны булдыр­ды, укучылар түгәрәккә бик теләп йөри башлады. Узган бәйрәм көннәрендә мәктәп спорт залында зур көрәш бәйрәме узды.

Ватанны саклаучылар көненә һәм якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган турнирга Күгәй, Татар Танае, Урысбага, Мулла Иле авылларыннан һәм Яшел Үзән, Казан шәһәрләреннән яшь көрәшчеләр җыелды. Шушы чараны оештыручыларның берсе, мәктәп директоры Марс Мәкъсүмов авылдашларны, кайткан кунак­ларны бәйрәм белән котлап, турнирны ачып җибәрде. Әлеге турнирның төп иганәчесе, авылның зур терәге булган Әнвәр Миңнуллин милли бәйрәмебездә элеккеге елларда батыр калган көрәшчеләргә бүләкләр тапшырды. Әнвәр Габбасовичны үзен дә зурладылар. Спортны, милли көрәшне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның (ә ул ТР көрәш федерациясе җитәкчесе дә) Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны безнең авылда туып үскән, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов тапшырды. Район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев шулай ук Сабантуй батырларын бүләкләде. Менә шулай көрәш бәйрәме бүләкләүләрдән башланды.

Матур итеп бизәлгән мәктәп спорт залында көрәш ике келәмдә барды. Барлыгы 72 көрәшче бил алышты. Берсенең дә сынатасы, җиңеләсе килми. Көндәшен күтәреп алып, егып салу һәр көрәшченең хыялы инде ул. Күпме күз аларга төбәлгән бит. Бу чара көрәшчеләр өчен генә түгел, ә авыл халкы һәм кайт­кан кунаклар өчен дә зур бәйрәм булды.

- Беренче генә уздыруыбыз булса да, үзебезнең яраткан милли көрәш бәйрәме бик ошады. Көрәшчеләребез чын ир-егетләр булып үсүенә шатланып утыр­дым, аларның киләчәктә, бу тормышта югалып калмасларына шигем юк. Милли көрәш буенча Олы Ачасырда турнир үткәрүне традициягә кертәчәкбез, киләсе елга тагын да колачлырак, зуррак итеп, концерт программасы белән мәдәният йортында үткәрербез дип уйлап торабыз, Аллаһ боерса, - дип сөйли Әнвәр Миңнуллин.

Һәр спорт ярышындагы кебек, милли көрәшнең дә җиңүчеләре, җиңелүчеләре була. Олы Ачасыр, Күгәй, Татар Танае, Казан, Яшел Үзән көрәшчеләре призлы урыннарны күп яулады. Ә төп приз - тәкә Казанга кайтып китте. Абсолют батыр Динар Каюмовка «Красный Восток» Төньяк Идел аръягы хуҗалыгы директоры Әмир Хәмдиев үз хуҗалыгыннан тәкә бүләк итте. Командаларга килгәндә, I урын - Казан, II урын - Олы Ачасыр, III урын Яшел Үзән командасында.

Турнирны оештыручы - мәктәп коллективы (директоры Марс Мәкъсүмов), көрәш түгәрәге җитәкчесе Гомәр Хәйруллин, иганәче Әнвәр Миңнуллин һәм башкаларның тырышлыгы бушка китмәде дип уйлыйм. Яшь буынны тәрбияләүдә мондый чараларның роле гаять зур.

Тагын бер көрәш бәйрәме артта калды. Егетләребезне яңа келәм, яңа көндәшләр, яңа җиңүләр көтеп кала. Безнең татар егетләре анда сынатмас, иншаллаһ.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев