Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көтүегез чыктымы?

Май аена аяк басуга, мал-туар асраган хуҗалыклар дулкынлана башлый. Хуҗалардан бигрәк, көннәр җылынып, кояш карауны маллар үзләре сизә. Аларның тизрәк киң болынга чыгасы, сусыл, яшел чирәм белән сыйланасы килә. Көтү генә чыксын. 

Авылларда көтү җәйге сезонны ачып җибәрә инде ул. Көтү чыга икән, димәк авыл яши, кайный, халкы да бердәм. Быел районыбыз авылларында терлекләр көтүгә чыктымы, бәясе күпмедән, көтүче табу проблемасы булдымы? Газетабызның бүгенге сораштыруы нәкъ менә шул хакта.

Рузалия Хәсәнова, Күгеш:
– Аллаһка шөкер, авылыбызда көтү 6 майда чыкты. Үзебезнең авыл егетләре матур гына эшләрен башладылар, шулай дәвам итсеннәр иде. Бер сыерга аена 750 сум түлибез һәм ашатабыз. Анысы бер сезонга 3-4 тапкыр туры килә. 
Гөлфирә Бикмуллина, Бакырчы:
– Безнең авылда көтү белән проблема юк. Авыл халкы өчен иң кирәкле һәм мөһим эшне үз егетләребез башкара. Аена бер башка 700 сум түлибез һәм ашатабыз. Бик рәхәт, көнозын абзарлар кибеп, җилләнеп тора, безгә дә эш кимрәк. Исән-сау көтсеннәр генә.

Рузалия Гомәрова, Олы Ачасыр:
– Олы Ачасырда, авылыбыз зур булганлыктан, гомер-гомергә ике көтү чыга иде. Быел май башында бер генә көтү йөри башлады. Сәбәбе: көтүче таба алмыйбыз. Шуңа да авылның икенче ягында яшәүчеләр малларын болынга чыгармый. Безнең якка куып караганнар иде дә терлекләрен, ияләнмәгән көтүдә тормыйлар, качып кайталар. Без өч сыерыбызны куабыз, бер терлек башына 1000 сум түлибез. Шулай ук ашатабыз. Өч сыер икән, өч тапкыр төшке аш әзерләп җибәрәбез. Без риза, көтсеннәр генә. 

Дамирә Сәйфетдинова, Олы Яке:
– Безнең авыл җирлегендә 163 сыер исәпләнә. Мәсәлән, Олы Якедә 110 баш сыер һәм тананы көтүгә куалар. Бездә бозаулар, нигездә, болынга чыгарып бәйләп куела. Көтүче эзләп азапланган юк. Бу эшне хуҗалыклар чиратлап башкара. Бер кеше исемлекне барлап, тикшереп тора, кемнең иртәгәсе көндә чыгасын әйтеп бара.

Фәйрүзә Вәлиева, Каратмән:
– Без көтүгә 6 сыер, 2 тана куабыз. Һәм көтү буенча бездә бернинди дә проблема юк. Авылыбыз егетләре, башлап йөрүчесе Рәис Гыймадиев, интернетта электропастух дигән җайланма турында белеште. Без, көтүгә мал чыгаручылар, акча җыеп, бу җиһазны сатып алырга карар кылдык.  Көзен ир-атлар җыелышып, баганалар утыртты һәм чыбыклар сузды. Чыбык­лары 12 вольтлы, сыер бу чыбыкка тиеп китсә, кире бу урынга бармый. Алдан инде, әлбәттә, урынын сайладык, тигез дә булсын, сулы да. Һәм чират буенча бер кеше иртән малларын алып чыга һәм шушы урынга алып барып урнаштыра, ә кичен барып ала. Һәм көненә бер-ике тапкыр барып тикшереп кайта. Безгә бу җайланма бик ошый. менә көтү буенча бездә шундый тәртип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев