Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ксения Собчак һәм Алсу татар авылында кунакта

Танылган телевидение алып баручысы Ксения Собчак һәм җырчы Алсу Башкортстандагы Уяндык авылына килгәннәр. Бу хактагы фото һәм видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Җирле халык төшергән кадрларда җырчылар милли көй астында халык биюен башкаралар. Кунакка килүләренең сәбәбе турында хәбәр ителми. Йолдызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Собчак та, Алсу да авылга килүләре турында социаль челтәрләрдә хәбәр итмәгәннәр. 

Уяндык - Алсуның әтисе Ралиф Сафинның туган җире. Элегрәк җырчы бирегә берничә тапкыр килгән иде. Алсу үзе Бөгелмәдә туган. Бу хакта "БИЗНЕС Online" яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев