Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күрәзәчегә акчасы беткәнче түләгән

Яшел Үзән полициясенә шаманнар, маглар, экстрасенслар чыгыш ясый торган телевизион каналга шалтыратып, ялганчылар корбаны булган 80 яшьлек пенсионер хатын мөрәҗәгать итә. Бер атнада ул 400 мең сумнан артык акчасын югалта.

Кабер бозымын алдырту
Нина Ивановна (исеме үзгәртелә) телевизордан Индира исемле хатын-кыз алып барган тапшыруга игътибар итә. Күрәзәче «кешеләргә авыр вакытларда ярдәм итүе, бозык һәм каргыш­ларны алып ташлавы, табиблар дәвалый алмаган авыруларны терелтүе» турында  сөйли. Нина Ивановнаны бу бик кызыксындыра. Экранда телефон номеры да язылган була. Хатын экстрасенс­ка шалтырата. 
Телефонны тапшыруны алып баручының «ярдәмчесе» ала. Нина Ивановнаның проблемаларын ачыклаганнан соң, игътибарлы «белгеч» аңа ярдәм итәчәген белдерә, әмма моны сер итеп сакларга кирәклеген искәртә. 
Беренче сеанс өчен ул 25 мең сум акча түли. Аннан соң тагын бер сеанс уздырырга кирәк була. Әмма хатын баш тартырга теләү белән аңа төрле «белгечләр» һөҗүм итә башлый. «Чистарыну»ны тәмамламаса, аны паралич сугачагын да кисәтә алар.

«Пыяла кебек чиста!»
Ниһаять, «белгечләр» аны бозымнан дәвалый – хатын «пыяла кебек чистара». Әмма хәзер бу чисталыкка  58 мең сумга яклау куярга  кирәклеге әйтелә. «Әгәр дә баш тартсаң, балаларың һәм оныкларың гомер буе интегәчәк», – дип куркыталар телефон аша Нина Ивановнаны. Хатын бик шикләнсә дә, акчаны  күчерә. «Бу йоланы  иң ак маг Индира үзе уздырды», – ди алар. Әмма, кызганычка, сеанс  уңышсыз килеп чыга – яклау куя алмыйлар.

Тулы материал газетада (№15).

Лилиана Славкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев