Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Крыжовник, карлыган һәм җиләк-җимеш агачларын көзге эшкәртү

Көз көне карлыган, крыжовник, гомумән, бакча куакларын эшкәртеп калдыру - бөҗәкләрнең язгы һөҗүменнән сакларга ярдәм итә торган кирәкле чара. Кышка кергәндә, корткычлар коелган яфраклар, агач кайрылары астында яшеренү эзли. Шуңа күрә корткычларга һәм аларның личинкаларына каршы химик эшкәртү бик мөһим.

Моның өчен нинди чаралар күрергә кирәк:
1. Куаклар һәм агачлар астыннан коелган яфракларны җыеп алырга.
2. Агач тамырларына зыян китермичә генә, куаклыклар тирәли җирне казып чыгарга.
3. Карлыган, крыжовник, җиләк-җимеш бирүче агачларны бордос сыеклыгы белән сиптереп чыгарга.
4. Казылган җирне бакыр купоросы эретмәсе белән эшкәртергә (бер чиләк суга 50 грамм аласы).
Бу эшләрне кояшлы коры көнне, ноябрь башына кадәр башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X