Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күршеләрем – җан дусларым

Баш эшләгәндә, аяклар йөргәндә, тел сөйләшкәндә авылга – туган ягыма кайтып йөрим әле.

Гел хәрәкәт итәргә, баш миен эшләтергә тырышам. Редакциягә еш кына хатлар юллыйм, оныкларга оекбашлар бәйләгән  булам, кулъяулык читләрен «пыр туздырып» чыгам. Күршем Диләрә моңа шаһит, күргәне бар.  
Күршеләрем яхшы минем. Бер-беребезне онытмыйбыз, телефон аша да гел сөйләшеп торабыз. Олыгайган көндә күршеләр бик кирәк: дөньяның ни эше юк.
Күршем Диләрә 30 елдан артык колхозда сыер савучы булып эшләде, бик мактауга лаек кеше. Икенче күршем Дилә дә  бик озак еллар сыер сауды. Менә кызым белән аларда кунакта әле мин.  Рөстәм кияү безне, кунакларны, биетә дә җырлата да – бик оста гармунчы.
Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән... дип җырларга гына калды. Чыннан да, сизмәдек тә узганын.

Рәшидә Тимергалиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев