Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Күрмәгәннәргә кичерергә язмасын!»

Күзләрендә яшәү дәрте, Япь-яшь аның күңеле, Тирән ихтирамга лаек – Гомере алда әле. Юл бирегез, сәламләгез, Хөрмәтләп җырлагыз дан: Урамнарны нурга күмеп, Үтеп бара Ветеран! (Нур Ахунов)

– Әнине Норлатка чакырттылар. Олы абыйның үлеме турында хәбәр иткәннәр, бик еладык. Бер атнадан кабат килергә чакыру җибәргәннәр. Әни, бәлки ялгышканнардыр, улымның исән булуы турында әйтәләрдер, дип шатланып өметләнеп киткән җиреннән, тагын да тирәнрәк кайгы – икенче улына да «похоронка» белән кайтты. Абыйларымның икесе дә разведчиклар иде, икесе дә Ватанны саклап башларын салдылар. 1944 елның көзендә миңа да чакыру килгәч, өйдәгеләр бик кайгырышты.

Туып үскән Олы Урысбагада әнисе һәм апалары өчен гаиләдә бердәнбер ир терәге булып озак яши алмый Галимҗан Минһаҗетдинов, унсигезе дә тулмаган килеш фронтка китә һәм Грузиядә чик сакчылары гаскәрләренә эләгә. Җиде сыйныф белемем бар, дип арттырып әйтеп (чынлыкта алты гына була), инша сынавын уңышлы узганнан соң, радистлар мәктәбенә эләгә. 1945 елның Җиңү язын якташыбыз Старый Гаграда каршылый. Сугыш вакытында алган һөнәренең аңа Гитлер Германиясен тар-мар иткәч тә кирәге чыга, 1951 елга кадәр Сочида телефон станциясе начальнигы булып эшли. Бакырчыдан – ике, Норлаттан  бер егет бар иде, мин алар белән гомер буе связьда тордым, дип сөйли Галимҗан ага.
91 яшьлек ветеран бүген дә көр күңелле, юмор хисен югалтмаган, зарлануның «з» хәрефен дә якын китермичә, актив тормыш алып бара дисәк тә ялган булмас. 9 май бәйрәме уңаеннан котларга килгән администрация һәм хәрби комиссариат вәкилләрен дә ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршылады ул:
– Мине шулай хөрмәт итеп, килеп котлавыгыз өчен зур рәхмәт! Мин бик канәгать! Дөньялар тыныч булсын, киләчәк буыннарга сугыш афәтләрен кичерергә язмасын иде, – дигән теләкләрен дә җиткерде.
– Сезгә булганыгыз өчен рәхмәт! Сез – сугыш чорының соңгы буын кешеләре, ул авыр вакытларның тере шаһитлары. Сау-сәламәт булып, яшьләргә ватанпарвәрлек үрнәге күрсәтеп озак яшәсәгез иде. Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән һәркем алдында без баш иябез, тагын да яныгызга килеп 9 май бәйрәме белән котларга насыйп булсын, – дип хөрмәтен белдерде Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин. – Җиңү Паркында узачак тантанага көтеп калабыз.
Әлбәттә, ветеран анда барачак. Ул инде киемнәрен, фуражкасын әзерләп куйган. Мәңгелек утка карап, җиңү хакына үз гомерләрен биргәннәргә баш иячәк һәм бер минут тынлык белән искә алып, ул елларны хәтерендә актарачак. Ә хатирәләр бик күп. Буе сукага җитәрлек булгач җир сөрүләр, тимерче ярдәмчесе булып эшләгәндә кувалданы көчкә күтәреп тимер кыйнаулар, лабогрейкада эшләүләр... сугыш... Һәм аннан соң илебезне торгызу.


Тулы язманы газетаның сишәмбе санында укырга мөмкин (№32).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран Воспоминания герой Великой Отечественной Войны годы Войны