Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күренекле якташым, халык артисты Рәшит Сабировка багышлыйм

Татарстанның халык артисты, Фатих Кәрим премиясе лауреаты, нәфис сүз остасы, мәшһүр татар конферансьесы, якташыбыз Рәшит Сабиров популяр җырчы Нурислам белән Норлат һәм Олы Ачасыр мәдәният йортларында апрель-май айларында бик матур чыгышлар ясадылар.

 
Хөрмәтле якташыбызны күрү, аның кабатланмас матур тавышын ишетү – үзе бер бәйрәм.
40 ел буена Рәшит Сабиров үзенең иҗаты белән күпме кешегә шатлык китергән артист! Аның илһамлы, дәртле, олы мәгънәле сүзләре тамашачылар өчен җан азыгы булып тора.
 
Үзенең иҗаты турында Рәшит Сабиров менә нәрсә ди: “Сүз осталары алар һәрвакыт сөйлиләр. Сөйләү жанры ул һәрвакытта да кирәк. Җырчылар бик күп, ә менә нәфис сүз осталары булырга теләүчеләр бик аз. Мин үзем дә карт түгел әле, үз эшемне калдырырга уйламыйм. Әле эшләргә дә эшләргә, иҗат итәргә, телебезне сакларга.
Нәфис сүз остасы булып эшләү өстәмә җаваплылык та әле ул. Бу өлкәдә эшлисең икән, телнең камиллеге турында уйларга кирәк. Сүз осталары алар үрнәк булырга тиеш. Безнең телебезне саклау үзебездән тора. Мин татар теле сагында иҗат юлы башыннан ук торам.”
Без районыбызда шундый шәхес булуы белән горурланабыз. Хөрмәтле якташыма багышлап мин дә бу шигырьне яздым.
Ишетәсең килсә әгәр татар телен,
Иң матурын һәм иң асылын,
Тыңла Рәшит Сабиров сүзен,
Дан казанган халык артистын.
Нинди матур итеп сөйли бит ул:
Сокланмаслык түгел үзенә!
Йөрәк хисен сала һәр шигырьгә,
Татар горурлыгы балкый күзендә.
Халкыбызның йөзек кашы –
Алтын телле Бәчек егете,
Сүзләрендә аның – чишмә моңы,
Тукай көче, былбыл тавышы.
Ул булмаса аңлар идек мени
Атнабайның “Кара икмәген”?
Ул булмаса күрер идек мени
Күз яшьләрен мескен Чаптарның?
Ул булмаса белер идек мени,
Нинди көчле әсәр икәнен
Фаил якташыбыз уйлап тапкан
Сафураны, шаян Бәкерне?
Һәр сүзендә аның – олы мәгънә,
Туган якка чиксез мәхәббәт,
Кырык елдан артык татар сәхнәсендә
Ул үстерә телгә ихтирам.
Олы шәхес һәм сүз остасы,
Яхшы җырчы һәм юморист,
Чын патриот, авыл кешесе,
Халык яраткан артист.
Көлдерә дә ул, елата да,
Мактый да кирәк чакта,
Кайсы чакта оялта да,
Юата да ул кирәк чакта.
Белим дисәң татар телен,
Тыңла алдан Рәшит Сабирны.
Син аңларсың шунда бөеклеген,
Мәңгелеген Тукай теленең.
 
Роза Ягудина,
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик матур!