Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күпне белгән алданмас

15 март – кулланучылар хокукын яклау көне. Быел ул «Рациональ кулланучы» девизы астында уза

Без барыбыз да кулланучы – көн саен нинди дә булса товар яисә хезмәт сатып алабыз. Әмма аңа бөтен җирдә сыйфатлы товар сатыла яисә хезмәт күрсәтелә дип әйтеп булмый. Кызганычка, безгә андыйлар белән дә очрашырга туры килә. Нәтиҗәдә, үз хокукларын яклый алмаудан югалып калучылар бар. Куркырга кирәкми, чөнки 1992 елда ук Россия Федерациясе Югары Советының «Кулланучылар хокукын яклау турында» законы кабул ителеп, алар хокукый мөмкинлек алды.

Беренче чиратта, кулланучы сыйфатлы, сәламәтлек өчен зыянсыз товар сатып алырга хокук лы. Әгәр товар үлчәме, төсе, фасоны буенча туры килмәсә, аны ул сатып алганнан соң 14 көн эчендә шундый ук әйбергә алыштыра ала. Шул ук вакытта, кайтарып биреп булмый яки алыштырылмый торган товарларның исемлеге расланган. Боларга шәхси гигиена, өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау, парфюмерия-косметика әйберләре, көнкүреш химиясе, техник яктан катлаулы товарлар, китаплар, үсемлекләр һәм башкалар керә.

Еш кына, бәясен киметеп сатучылар товарны кире кайтарып яки алмаштырып булмый, ди. Закон буенча бу дөрес түгел. Үз хокукларын гадәти алымнар белән яклый алмаучыларга судка мөрәҗәгать итәргә була.

Моның буенча ТР алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында консультация алу мөмкинлеге бар. Анда белгечләр нишләргә кирәген яисә ничек итеп шикаять язарга өйрәтәчәк. Эчке базар үсеше һәм эчке базарны көйләү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова белдерүенчә, 2019 елда аларга 307 мөрәҗәгать килгән. Шуларның 163е язма рәвештә булган. Күбесе сәүдәгә (263), көнкүреш хезмәтенә (33) кагыла. Җәмәгать туклануына, торак-коммуналь хезмәткә кагылышлылары азрак. Мөрәҗәгатьләрнең 95 проценты канәгатьләндерелгән.

кулланучыга грамота җитмәсә, конкурент тирәлек булмаячак. Конкурент тирәлек – ул ике компания арасында үзара хезмәттәшлек инструменты гына түгел, кулланучыга һәм Россия законнарына ихтирам да.

Быел кулланучылар хокукын яклау көне кысасында, Яшел Үзәннең сәүдә мәйданчыкларында дегустацияләр, консультацияләр һәм лекцияләр булачак. Аңлы кулланучы булырга өйрәник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев