Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көпчәк астына кыргый хайваннар ташлана

Россия юлларында кыргый хайваннар катнашында һәлакәтләр саны артканнан-арта. Кыргый хайваннарны таптату белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе караңгы вакытта килеп чыккан.

"Йошкар-Ола-Яшел Үзән" автомобиль юлында килеп чыккан һәлакәтләр саны да шактый. Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләргә трассаларда, бигрәк тә «кыргый хайваннар» юл билгесенең гамәлдә булу зонасында игътибарлы булырга киңәш итә. Торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә һәм каршы як полосага чыкмаганда, фараларны ерак утка һәрвакыт күчерегез. Әгәр томанга каршы фаралар бар икән, аларны гадәти фаралар белән бергә кабызырга кирәк. Алар юл кырыйларын яктырта һәм якынлашып килүче хайваннарны ерактан ук күреп алырга булыша. Караңгыда хайваннарны күзләре белгертә, алар фара яктысында чагылдырыла. Шуңа күрә юлда яки юл читендә ак яки кызыл нокталарны күреп, шоферга тизлекне шунда ук киметергә кирәк. Җәнлекләрне Клаксон тавышы һәм фаралар белән куркытырга кирәкми: аның үз-үзен тотышын алдан фаразлап булмый. Тизлекне мөмкин кадәр киметергә, яки, гомумән, машинаны туктатырга кирәк, ди ЮХИДИ идарәсе белгечләре.

Фото: Ильсия Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев