Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кояш җиле Җирдә магнит давылы китереп чыгара

Югары киңлекләрдә поляр балкышын күзәтергә мөмкин булачак.

Кояш җиле агымының ике тапкырдан да артык булган тыгызлыгы Җирдә магнит давылы китереп чыгаруга китерә. Ул 7нән 12 ноябрьгә кадәр күзәтеләчәк. Бу хакта “Фобос” үзәге хәбәр итә.

Метеобәйле кешеләр магнит давылын 7 ноябрьдә сизә башлаячак. Аның югары ноктасы 8 ноябрьгә туры килә. 11 ноябрьгә кадәр аның көче саклана. Беллгечләр әйтүенчә, 12 – 13 ноябрьдә ул тынычлана.

Метеорологлар атна дәвамында энергосистемада өзеклекләр булырга, радиоэлемтә һәм космик аппаратлар белән идарә авырлашырга мөмкин, дип белдерә. Югары киңлекләрдә поляр балкышын күзәтергә мөмкин булачак.

Соңгы тапкыр көчле магнит давыллары 24нән 27 октябрьгә кадәр күзәтелгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: