Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коточкыч янгын: театр бинасы тулысынча янып беткән

Быел инде берничә театр янды. Июнь аенда Ивановодагы Драма театрында ремонт вакытында газ баллоны шартлый. Гыйнвар аенда Мәскәүдәге Сатира театрында янгын чыкты. Сәбәбе – ремонт вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен тупас бозу. Бу көннәрдә Екатеринбургтагы Музыкаль комедия театры янды. Сәбәбе – электр челтәрендәге проблемалар.

Хабаровск Академия музыкаль театры янган.

Янгын Хабаровск вакыты белән 09.12 сәгатьтә башлана (Мәскәү вакыты белән 02.12). Җирле МЧС хәбәр итүенчә, ул түбәдә, чардакта башлана һәм тиз арада бөтен театрга тарала. 11 янгын машинасы килеп җитә, әмма алар да утны сүндерә алмый. Ул арада баллоннар шартлый башлый. Театр янган кадрлар телеграм-каналларда таралды.

Театрның түбәсе, стеналары ишелгән. Янгын мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил итә. Янгын аркасында хәтта күрше урамнарны да ябарга туры килгән.

Хәзерге вакытта 2 версия карала. Театрда сентябрь аенда ремонт башлана. Янгын түбәдән башлана, ә анда ул вакытта битум һәм җылыткычлар белән эшләгәннәр, шул сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган булырга мөмкиннәр. Икенче фараз – театр янына китерелгән төзелеш материалларына ут кабу.

Янгын башланганда подвалда 3 кеше булган, алар исән-сау чыгып котылганнар. «SHOT» язуынча, сигнализация эшләмәгән.

«Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары театр янында берничә кешене кулга алган. Алар төзелешкә җәлеп ителгән мигрантлар булган. Соңрак, Тикшерү комитеты мигрантларның илдә законлы рәвештә булу-булмавын да ачыклый, дигән хәбәр чыкты.

Театр үзе 1926 елда ачылган, ә бу бинада 1977 елдан бирле эшлиләр. Быелның июлендә, түбәсеннән су үтү сәбәпле, театр сезонын вакытында ача алмыйлар. Бу проблема хакында губернатор вазифасына килгән Дмитрий Демешин хөкүмәт утырышында әйтә. «Театрга килгән кешеләрнең түбәдән су тамганын төшерүе оят!» – дип бик эмоциональ чыгыш ясый. Шуннан соң ашыгыч рәвештә түбәне ремонтларга 35 миллион сум акча бүлеп бирелә. 

Губернатор бик эмоциоаналь чыгыш ясаган. «Ни өчен янгын сүндерүчеләр ремонтның ничек үткәрелүен тикшермәгән? Без түбә ремонтларга акча бирдек, ә нәтиҗәдә әһәмиятле бинаны югалттык. Бик начар, бик оят», – дигән ул.

 

Интертат, фото shot

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев