Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коткаручы Кыш бабай

Бәла-казасыз бәйрәм – менә шундый максат куя республиканың МЧС хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан уздыра торган профилактик чараларда.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының быел  “Коткаручы Кыш бабай” хәйрия акциясенә кушылуы чираттагы пропаганда яңалыгы булды.

Яшел Үзәндә нинди генә  Кыш бабайлар булмады: полицейскийларныкы да, парадлар да. Ә менә Коткаручы Кыш бабай – беренче тапкыр! Яңа ел алдыннан янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды  шәһәр халкын  бәйрәм белән котларга,  өлкәннәргә һәм балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген исләренә төшерергә булды. 

Элеккеге янгын сүндерүчеләр каскасында, кызыл тунда, ак сакаллы, капчыгына бүләк салган Кыш бабай элеккеге янгын машинасында – “ГАЗ-55”тә чыгып китте.  Бу машинаны  янгын сүндерүчеләр яратып “старушка” дип тә атый, чөнки ул  янгын техникасы музееның бердәнбер экспонаты һәм ул әлегә кадәр гарнизон уздыра торган  төрле акцияләрдә, парадларда, бәйрәмнәрдә  актив катнаша.  Менә бу юлы да  матур итеп бизәлгән кызыл машина  штаб автомобиле  озатып баруында шәһәр урамнарында кешеләрнең игътибарын җәлеп итте.

Яңа ел акциясенең беренче “ноктасы” балалар һәм яшүсмерләрнең “Гнездышко” социаль приюты булды. Монда төрле яшьтәге утызлап бала яши.  Балалар әкият кунакларын урамда ук каршы алды.  Коткаручы Кыш бабай аларны бәйрәм белән котлады, бүләкләрен өләште. Бүләкләр арасында ниләр генә юк иде – энциклопедияләр дисеңме, китаплар, уеннар. Болардан тыш, приютта тәрбияләнүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча сорауларга дөрес җавап биргәннәре өчен татлы призлар да бирелде.

Кыш бабай гарнизонның күп балалы гаиләләрен дә онытмады. Хәзер 8нче отрядта өч һәм аннан күбрәк бала тәрбиләнгән 23 гаилә бар. Һәр йортта, һәр фатирда  Кыш бабайны Кар кызы белән көтеп алды.  Балалар андый Кыш бабайны беренче тапкыр күрде. Һәм бу алар өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Матур киемнәргә киенгән балалар аларга чыршы турында шигырьләрен сөйләде, җырлар җырлады. Әлбәттә инде, бүләкләр дә алды.

Кыш бабай бүләкләрен  Яшел Үзән урамнарында очраган балалар да алды. Балаларга – тәм-том, өлкәннәргә – янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр. Теләүчеләр  Кыш бабай белән селфи да ясый алды.

-Бик кызыклы идея, - диде шәһәрдә яшәүче Татьяна Пименова. –Кешеләрне кисәтү бик кирәк. Бигрәк тә бәйрәмнәр алдыннан. Балаларга – шатлык, ә ата-аналарга – файда!

Элеккеге янгын автомобилендә Коткаручы Кыш бабай белән Кар кызы ял көннәрендә көн буе урамнар буйлап йөрде. Әкият персонажлары  шәһәр халкына имин көннәрне бәйрәмнәрдә генә түгел, ел буена теләде.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев