Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Космос кешелек дөньясын иң дулкынландырган табышмакларның берсе булды һәм шулай булып кала да.

Аның тирән ераклыгы төрле буын тикшеренүчеләрен үзенә гел җәлеп итә, йолдызлы күк йөзе үзенең матурлыгы белән таң калдыра, ә йолдызлар элек-электән сәяхәтчеләр өчен тугры юлдаш булган.

Шуңа күрә космонавтика көненең халык арасында популяр һәм яраткан бәйрәм булуы гаҗәп тә түгел.

1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы гражданины өлкән лейтенант Юрий Алексеевич Гагарин «Восток» космик корабында дөньяда беренче тапкыр Җир өстеннән орбиталь очыш ясый.
Нибары 108 минут барган очыш космосны үзләштерүдә куәтле алга китеш булды. Юрий Гагарин исеме дөньяда танылды, ә беренче космонавт үзе вакытыннан алда майор һәм Советлар Союзы Герое исемен алды һәм бу очыш белән бергә үз исемен мәңгегә дөнья тарихына язды.

Кешенең Җир тирәли беренче орбиталь очышы хөрмәтенә 1962 елның апрелендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән илебездә рәсми рәвештә Космонавтика көне билгеләнә. Сүз уңаеннан, бәйрәм идеясен СССРның икенче очучы-космонавты Герман Титов тәкъдим итте.
Тора-бара 12 апрель Космонавтика көне генә булып калмый. 1969 елда Халыкара авиация федерациясе 12 апрельгә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгели. Ә инде 2011 елда ук бу көн БМО Генераль Ассамблеясы инициативасы буенча халыкара кешенең космоска очу көне дә булды. Әлеге фактны рәсми рәвештә раслаучы резолюция астында алтмыштан артык дәүләт имзаланган.

1. Беренче галәмгә очуны ашыгып әзерләгәннәр, чөнки разведкадан америкалыларның апрель азагына космик корабльне эшләтеп җибәрергә планлаштырулары турында хәбәр килгән. СССР җитәкчелеге моңа юл куймый һәм америкалыларны теләсә нинди ысул белән узып китәргә фәрман бирә.
2. Шунысы кызык, алдан Гагаринның космоска очуы турында өч хәбәр әзерләнә. Беренчесе – «Уңышлы», икенчесе — башка ил территориясендә яки Дөнья океанында төшсә эзләүдә ярдәм итүләрен сорау , икенчесе – әгәр Гагарин үлсә - «Фаҗигале».

3. Очканчы, кеше психикасының үзен галәмдә ничек тотачагын белмәгәннәр, шуңа күрә, үзен контрольдә тота алмаслык очрак була калса, Восток белән идарә итүдән махсус читләштерү ысулы ясалган булган. Кул идарәсенә күчү өчен Гагаринга, эчендә кодлы кәгазь тыгылган ябыштырылган конвертны ачарга кирәк була. Шуны идарә панелендә җыйганнан соң, идарә итү блакировкадан азат ителә.
4. Җир тирәли бер әйләнеш ясап, корабль 10:55:34 сәгатьтә 108нче минутта очуны төгәлли. Тормоз системасында сбой булу сәбәпле, Гагарин белән төшерелә торган аппарат, планлаштырылган урында - Волгоградтан 110 км ераклыкта гына түгел, ә Саратов өлкәсендәге Смеловка авылы тирәсендә төшә.

5. Очышның соңгы стадиясендә Юрий Гагарин, югарыдагылар бу хакта озак вакытлар берни дә язмауны өстен күргән фразаны әйтә: «Мин янам, сау булыгыз, иптәшләр!».

Гагарин очканнан соң Совет малайларының барысы да диярлек космонавт булырга хыяллана, бу иң романтик һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе була.

Инде ул көннәрдән соң бик күп сулар акты, космос белән бәйле яңалыкларны ишетеп, шаккатырлык. Галәмгә космонавтлар гына түгел, туристлар да оча башлады.

Беренче космик турист Дэннис Тито. Америка бизнесмены очыш өчен 20 млн долларга якын акча түләгән.
Уңышлы очышлар артында меңләгән кеше, дистәләрчә хезмәт коллективы тора, алар космик тармакның алга китеше хакына кулдан килгәннең барысын да эшли.
Космонавтика көне - ул җир кешеләренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тоташтыручы уртак бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев