Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирустан Россия даруының бәясе кискен төшкән

РБК хәбәр итүенчә, коронавирусны дәвалау өчен кулланыла торган “Фавипиравир” Россия препаратының бәясе соңгы өч айда ике тапкыр арзанайган.

Июнь аенда бу даруның ил буенча уртача 22 мең сум торуы аныклана, ә сентябрьдә инде - 11 мең сум. Шул ук вакытта дәвалау курсы өчен ике төргәк кирәк, шуңа күрә уртача Россия гаиләсе өчен бәя барыбер бик югары, дип билгеләп үтә экспертлар.

Росздравнадзорда бәяләр төшүне базарда конкуренция үсеше белән бәйлиләр. Июль аенда коронавирустан тагын ике дару («Р-Фарм» җитештергән “Коронавир” һәм «Промомед» җитештергән «Ареплевир») куллануга чыккан.

Россия даруларының бәясенә Һиндстанның Glenmark «Фавихелп» компаниясе җитештергән һинд аналогын теркәү дә йогынты ясаган. Ул Һиндстанда 3212 сум тора.

Шул ук вакытта илдә коронавирустан иң арзанлы «Авифавир» препаратының бәясе - 8 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев