Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирусның киләчәге билгеле булды

Россия вирусологлары пневмония китереп чыгаручы SARS-CoV-2 коронавирсының киләчәген ачып бирде. Алар фикеренчә, вирусны тулысынча җиңеп булмаячак, ул да, грипп кебек үк, сезонлыга әвереләчәк. Бу хакта "Известия" яза.

Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, биология фәннәре докторы Сергей Нетесов, әйләнә-тирә мохиткә вирус таратучы, симптомсыз һәм озак авыручы кешеләр арасында ныгырга мөмкин, дип саный. "COVID-19 ел саен эпидемия дулкыннары белән халыкның иң кулай өлешен: өлкән яшьтәге кешеләрне, хроник авыруларны һәм иммунитеты зәгыйфьләнгән кешеләрне үтерәчәк", - дип өстәде ул. 
Нетесов фаразы белән Е.И. Марциновский университеты исемендәге медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулары институты директоры Александр Лукашев ризалашты. Аның сүзләренчә, ОРВИга ошаган сулыш юллары аша эләгүче коронавирус нәкъ менә шулай барлыкка килгән. Шул ук вакытта белгеч билгеләп үткәнчә, вәзгыять үсешен фаразлау катлаулы. 

МФТИ биологик һәм медицина физикасы факультеты деканы Александр Мелерзанов, үз чиратында белдергәнчә, киләчәктә COVID-19 кабынып китүе дулкыннар белән барачак. "Кагыйдә буларак, авыруларның артуы көз-кышкы чорда күзәтелә. Һәм, әгәр бу чир турында сөйләсәк, сүз аның патогеннын тулысынча җиңү турында түгел, ә грипп вирусының төрле очракларына охшатып, контрольдә тотуы турында бара ", - дип ассызыклады галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев