Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирус курку сала һәм чикләүләр кертә

«Быел куәтле ташу инде булмаячак, чөнки Зөядә боз китте. Рус Әҗәле һәм Татар Танае авылларына, шулай ук, су басу куркынычы янамый», – дип, тынычландырды Яшел Үзәннең гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов.

Хәзер ике атнага бер үткәрелә торган киңәшмәдә бу юлы, Күгәй җирлеген икътисади үстерү буенча Фәния Хисаметдинова чыгыш ясады, «Кот и пес» сукбай эт һәм мәчеләр приюты җитәкчесе Альберт Галиев, булган мәсьәләләр һәм эшчәнлеге белән таныштырды.

Шулай ук, «Ак Барс иминият ләштерү» оешмасының Яшел Үзән филиалы директоры Ирина Тыгина кеше гомерен иминиятләштерүнең, ә «Роспотребнадзор»ның Яшел Үзән территориаль бүлеге җитәкчесе Екатерина Агеева коронавируска каршы көрәшнең мөһимлеге турында сөйләде. Соңгысы, бүгенге көндә бөтен дөньяны куркуга салган COVID – 19 инфекциясенә киңрәк тукталыйк.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республикада коронавируска каршы көрәш штабы тарафыннан, 15 апрельгәчә махсус режим кертелгәнен ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр инде. Аның нигезендә, халык күп катнаша торган чараларны уздырганда чикләүләр ята.

Әлеге чикләүләр кысаларында, халыкара спорт уеннары, ярышлары санитар-эпидемиологик хәлнең яхшы якка үзгәрү вакытына кадәр кичектерелде, даими спорт матчлары тамашачыларсыз гына уза, мәдәни чаралар, шулай ук, тыныч заманнарга кадәр күчерелә. Ә планлаштырылган гастрольләр, әгәр дә оештыручылар кешеләрнең иминлеге буенча барлык таләпләрне катгый үтәргә һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен тулы җаваплылылкны үз өсләренә алырга риза булган очракта гына рөхсәт ителә.

– Роспотребнадзорның федераль хезмәте, чит ил командировкаларына йөрмәскә киңәш итә. Ә аннан кайтучыларга ике атналык карантин мәҗбүри, – диде Екатерина Агеева. – Коронавирус теркәлгән җирләрдән кайтучылар өчен кайнар линия эшли (8(843)296-02-24 – Казан; Яшел Үзән – 5-62-07, 5-59-01, 5-63-05). Анда шалтыратып, булган урыныгыз, барган һәм кайткан даталар, шулай ук, аралашу өчен мәгълүматларны Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Ә инде хәлсезлек билгеләрен сизәсез икән (температура, күкрәктә һәм баш авыртуы), һичшиксез табибка мөрәҗәгать итегез.

Район халкының сәламәтлеге турында сөйләгәндә, эчә торган су темасын читләп үтеп булмый, дип дәвам итте Екатерина Агеева. Яшел үзәнлеләрне тәэмин итә торган су, нигездә – катылыгы буенча, елдан ел СанПиН таләпләренә туры килми, диде ул. Булырга тиешле экв/л – 7 мг урынына аның күрсәткече кайсыбер торак пунктларда экв/л – 20 мг җитә. Тулаем алганда, эчә торган суның сыйфаты, бүленеш челтәреннән китеп, һәм микробиологик, һәм санитар-химик күрсәткечләр буенча начарая бара.

– ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе тәкъдимен исәпкә алып, 2019-2024 елларга су белән тәэмин итү сыйфатын күтәрү максатыннан өлкә программасы эшләнде, аңа республиканың 10 торак пункты керде. Шуларның икесе Яшел Үзән районыныкы булуы шатландыра. Чөнки, сәламәтлегебез – эчкән суыбыз, сулаган һавабыз һәм ашаган ризыгыбыз белән тыгыз бәйләнештә. Соңгылары буенча бездә нормадан артык тайпылышлар юк. Сәламәт яшик! – дигән теләген җиткерде кулланучылар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.

Коронавирусның симптомнары гриппка охшаган. Аны кисәтүнең төп нигезе – гади генә 7 адым:

  • Җәмәгать урыннары – сәүдә үзәкләре, спорт һәм тамаша чаралары, транспортларда халык күп вакытларны читләтеп узыгыз.
  • Җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган медицина маскаларыннан йөрергә. Аны 2-3 сәгать саен алыштырырга.
  • ОРВИ билгеләре булган (йөткерү, төчкерү, борыннан агу) кешеләр белән бер бүлмәдә калмагыз, контактка кермәгез.
  • Урамнан кергәннән һәм кем белән дә булса аралашканнан соң, кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз.
  • Кагыласы гаджетлар, оргтехникаларны һәм өслекләрне дезинфекцияләгез.
  • Исәнләшкәндә кул бирешмәскә, кочаклашмаска тырышыгыз.
  • Шәхси гигиена әйберләрен аерым (сөлге, теш щеткасы) кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев