Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирус белән авырып киткән җырчы Лилия Сабирова бала тапканда вафат булган

"Залесный" мәдәният үзәге хезмәткәре Лилия Сабирова йөкле вакытта коронавирус йоктырган.

Ул үпкәләре ялкынсынып, авыр хәлдә үле бала тапкан. Бераз соңрак үзе дә мәңгелеккә күзләрен йома. Бу хакта җырчының ире Гадел Галимҗанов белдерде.

- Лилия иң мәрхәмәтле һәм иң ягымлы кеше иде. Без бер-беребезне бик нык яраттык. Без бер-беребездән аерым йокларга да ятмадык, вакытны гел бергә уздырдык. Ул, минем кебек үк, ислам кануннарын үтәргә тырышты - намазларны калдырмады, ураза тотты, - дип сөйли ире.

Ир-ат сүзләренчә, Лилия белән алар биш ел бергә. Парлар юбилей көнен быел билгеләп үткән. Ә бала туу алар өчен озак көтелгән вакыйга була. Ир белән хатын малайны Җәмил дип атарга булалар. Лилия Сабированы улы белән Самосырово зиратында җирләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев