Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Корона»ның ун табышмагы. Мясников исемлеге

Мәскәүнең 71нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Александр Мясников Instagramда коронавирусның ун табышмагыннан торган исемлек төзегән.

Табиб Мясников сүзләренә караганда, дөнья медицина берләшмәсе әлегә кадәр коронавирусның каян алынуын, аның ничек йокканын, төчкерү һәм ютәлдән тыш, симптомсыз йөртүчеләрдән дә авыру йогарга мөмкинме икәнлеген белми.

Теледоктор шулай ук, COVIDтан чынлыкта файда бирүче дарулар юк, дип белдерде. Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, дөньяда вирус булу-булмауга тест үткәрү кирәклеге турында актив дискуссия алып барыла.

Вирусның башка серләре арасында: иммунитет ныклыгы, вакциналарның нәтиҗәлелеге, планета буенча COVID-19 таралу моделе, саклану юллары.

"Күргәнебезчә, карантин салулар бернәрсәне дә туктатмады. Ул бары тик пикны йомшартырга һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә йөкләнешне тигез бүләргә мөмкинлек бирде. Битлек? Әйе —дару кебек кыйммәт түгел һәм аны бөтен кеше дә сатып ала ала. Файдасы? Без файдасы исбатланмаган күпме препаратны бик теләп эчәбез бит әле!"- дип билгеләп үтә Мясников.

Шулай ук табиб коронавирусны «куркыныч һәм парализацияләүче пандемия рангына " кертүнең кемгә отышлы, дигән риторик сорау бирә.

«Рамблер» хәбәр иткәнчә, соңгы атнада Мәскәүдә коронавирус очраклары 30% ка арткан. Башкала мэры Сергей Собянин эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне ерак эш режимына кайтарырга тәкъдим иткән. Моннан тыш, «Интерфакс» чыганаклары буенча, башкала хөкүмәтендә өлкән яшьтәге һәм хроник авырулы кешеләр өчен карантин кертү мөмкинлеге турында фикер алышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев