Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коръән-Хафиз: «Коръәнне ятлаганда миңа 12 яшь иде»

Мөселман галимнәренең берсе, кайбер шәитчеләр төркеменең, Коръән үзгәртелеп язылган, дигән фаразларына җавап итеп: «Җир шарының бик күп урыннарында бихисап кеше Коръәнне тулысынча ятлаганнан соң, аның үзгәртелгән булуы турында уйлау да мөмкин түгел», – дип җавап биргән. Бүген безгә, изге Рамазан аенда шәһәребезгә чакырылган Коръән-Хафиз белән сөйләшү бәхете елмайды.

Белешмә: Хафиз (гарәп.___ «яттан өйрәнүче», «саклаучы»сыйф. фиг.) – Коръәнне саклау­чы, аны хәтерендә тотучы. Коръәнне тулаем яттан белүе сәбәпле руханилар катламына кертелгән Мөселман.

Минем тыйнак әңгәмәдәшемнең исеме Сәгъди Шәрипов. Ул Таҗикстан Республикасының Гиссар бистәсендә җиләк-җимешләр белән сәүдә итеп көн күрүче гаиләдә дөньяга килгән. 2012 елда әтисе һәм абыйсы белән Уфага күчеп килгән һәм бүген дә шунда яши. Әмма һәр елны ватанына кайтып, Таҗикстанда калган әнисе һәм алты эне-сеңелләрен күреп килә.
Сәгъди Коръәнне 7 яшендә өйрәнә башлый. Минем, балачактан ук андый карарга ничек килдегез, дигән соравыма, Коръән-Хафиз:
– Аллаһ кодрәте белән, - дип җавап бирде. – Минем әти дә хафазларны (хафиз күпчелек санда шулай әйтелә) бик хөрмәт итә иде һәм улларының берсе Хафиз-әл-Коръән булуын бик теләде. Шуңа да мин мөгаллим Әюп дәресләренә тыңлаучы буларак йөри башладым. Анда мин Коръәннең беренче өлешен ятладым.
Сәгъди бер ел остаз Әюп янында, Лучоб бистәсендә яши. Аннан кайткач, әтисе аны ике елга хафизлар мәктәбенә бирә. Шулай итеп, 12 яшендә Сәгъди  Коръән-Хафиз була.
– Сез Коръәнне тулысы белән нинди вакыт эчендә укып чыга аласыз? – дип кызыксындым.

Тулы әңгәмә газетаның җомга санында (№39).

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дин Яшел Үзән Ислам нуры Коръән-Хафиз

2
X