Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбанны гает көнендә генә чалалармы

«Аллаһ сөекле бәндәсен авырлыклар белән сыный»

Һавада бөтерелә-бөтерелә очып җиргә төшеп, үтеп баручының аяк астында калган гап-гади көзге яфракны күз алдына китерегез. Ә хәзер, җилләргә-салкыннарга каршы торып, һәр елны яфрак яручы һәм тәмле җимешләрен бирүче җиргә нык береккән агачны...

Без дә, нәкъ агачлар кебек, энергия белән тулы. Безгә үсәргә һәм алга барырга, фикер-карашларыбызда көчле һәм ихлас булырга өйрәнергә кирәк. Тормышыбыз өчен җавап­лылыкны үз өстебезгә алырга шушы мизгелдән дә яхшырак вакыт юклыгын аңлап, өстенлекле нәрсәләрне дөрес сайлый һәм көндәлек үзгәрешләрне кабул итә белергә тиешбез. Иманыбыз, шулай ук, даими ныгытуны һәм тәрбия таләп итә, чөнки, хәтта иң диндарларыбызның да вакыт-вакыт иманнары какшый. Түбәндәге хәдисләр җыелмасы иманыбызга кирәкле этәргеч бирәчәк һәм безне оҗмахка илтәчәк юлга кайтарачак.

«Аллаһ Тәгалә сөйләмебездән дүрт сүз сайлаган: «СөбеханАллаһ», «Әлхәмдулиллаһ», «Лә иләһе илләллаһ» һәм «Аллаһу әкбәр». Шушы сүзләрне әйтүчегә егерме изге эш язылыр, аның кылган егерме гөнаһлы гамәле сызып ташланыр. «Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин» дип әйтүчегә егерме саваплы гамәл язылыр һәм утыз гөнаһлы эше сызып атылыр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ сезнең тышкы кыяфәтегезгә дә, байлыгыгызга да карамый, ә йөрәкләрегезгә һәм дә кылган гамәлләрегезгә карый», дип әйткән. Йөрәгегезне чистартыгыз һәм барлык гамәлләрегездә һәм сүзләрегездә эчкерсезлек күрсәтегез. Нәрсә генә эшләсәгез дә, моны Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен кылыгыз.

Бер кеше пәйгамбәребездән: «И, Аллаһ Рәсүле, мин дөямне бәйләргә һәм Аллаһка тәвәккәл кылыр­га тиешменме, яки мин аны ирекле җибәреп, Аллаһка тәвәккәл кылыр­га тиешменме?» – дип сораган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г. в.): «Син аны бәйлә һәм Аллаһка тәвәккәл кыл» , – дип җавап бирә. Зур максатлар куегыз һәм Аллаһка ышанып, нык булыгыз.


Сезнең сорауларга җавап алу өчен, кадерле укучылар, традиция буенча без айга бер тапкыр шәһәребез хәзрәтләренә мөрәҗәгать итәбез. «Җәмигъ» мәчетенең хөрмәтле имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллинның бүгенге җаваплары күп­ләребезгә иманыбызны ныгыту өчен тагын бер тая­ныч булсын.


– Намаз укыганда саташсак, сәхү сәҗдәсе кылабыз. Ул очракта ике якка да сәлам бирергәме, әллә бер якка гынамы? Намазны үзең генә уку турында сүз бара.

– Сәхү сәҗдәсе түбәндәгечә кылына: әгәр кеше үзе генә намаз укый икән, соңгы кагъдәдә «Тәшәххуд» укыганнан соң, «Салават» һәм дога укымыйча, ул ике якка да сәлам бирә һәм ике тапкыр сәҗдә кыла. Һәр сәҗдәдә өч тапкыр тәсбих укый. Моннан соң, кагъдәдә утырып, ул «Тәшәххуд», «Салават», аят-догасы укыячак һәм ике якка да сәлам әйтеп, намазны тәмамлый.

– Фарыз намазында 3нче һәм 4нче рәкәгатьтән соң «Фатиха» гына укыла. Ни өчен?

– Бөтен галимнәр әйтте: «Фатиха»дан соң сүрә уку фард намазында беренче ике рәкәгать. Өченче һәм дүртенче рәкәгать сүрәләрне тулыландыру сөннәткә туры килми. Ышанычлы хәдисләр Рәсүлүллаһның (с.г.в.) «Фатиха»ны уку белән чикләнүен күрсәтә.

– Нәзер корбанын, үзеңә кулланырга ярамый, таратырга кирәк диләр. Хәтта туганыңа да өлеш чыгару рөхсәт ителми. Дөресме? Һәм ул корбанны гает көнендә генә чалалармы?

– Нәзер корбан китергән кеше аның итен ашамаска тиеш. Шулай ук, бу итне аның гаиләсе дә ашый алмый, ягъни аның тәэмине белән яшәгәннәре. Шулай итеп, әгәр дә гаилә әгъзасы нәзер корбан ителгән хайванның бер өлешен ашаса, шуның кадәрен ярлыларга һәм мохтаҗларга бүлеп кайтарырга туры киләчәк. Бу корбан хайванының ите тулысынча ярлыларга таратылырга тиеш. Әгәр дә туганнары арасында мохтаҗ кешеләр булса (гаилә әгъзалары түгел), аларны корбан ите белән тукландыруда гөнаһ юк. Ләкин, нәзер әйткәндә ниятендә ниндидер билгеле бер төркем булса, барлык ит бу кешеләргә таратылыр­га тиеш. Мәсәлән, шәкертләргә таратам, дип ният кылса, шуларга гына тарата. Нәзер корбанын нәкъ гает көнендә чалу мәҗбүри түгел. Корбан гае­тендә чалырга уйлаган булсагыз, иң элек фарыз корбанны чаласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев