Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбаннар саны – унике

Васильево бакчачылык җәмгыятендәге бакча өендә чыккан янгында хатын-кыз янып үлгән. Сак булыйк!

Җәен дә, кышын да ут-күз белән бик сак булырга кирәк. Кызганычка, бакчачылык җәмгыятьләрендә фаҗигаләр һәрдаим булып тора.

Язгы-җәйге сезонда янгыннарны бакчачылар үзләре чыгарса, кышын йорт-җирсезләр, сукбайлар бу өйләрдә үзләренә куну урыны таба. Менә шулай, соңгы очракны өй хуҗасының ваемсызлыгыннан чыккан дип фаразларга була. Нәтиҗәдә, коткаручыларга үле гәүдәне хәрабәләр арасыннан эзләп табарга гына кала. Әгәр дә шунда алдан чарасы күрелгән булса...

Бакча өе яну турында хәбәр «Колос» бакчачылык ширкәтеннән 16 сәгать 30 минутта килә. Күршеләр моны күреп чаң сукканда, коры агач корылманы ут тулысынча ялмап алган була шул инде. Фаҗига урынына килеп җиткән 153нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләренә, өй эчендә өлкән яшьтәге хуҗабикәнең калуы турында хәбәр итәләр. Күршеләрнең куркуы юкка булмый. Күмергә әйләнгән корылма эчендә янгын сүндерүчеләр хатын-кыз ның инде танымаслык гәүдәсен таба. Казан шәһәрендә яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз бу көнне бакчада берүзе булган.

Хәзер янгын чыгуның һәм һәлак булуның сәбәпләрен полиция хезмәт кәр ләренә ачыкларга туры киләчәк. ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторларының башлангыч мәгълүматларына караганда, янгынның төзек булмаган электр чыбыгыннан яки электр җиһазыннан чыккан булуы бар (күршеләр сүзләренә караганда, һәлак булучының өендә электр җылыткычы булган).

Ел башыннан безнең ра йонда бу уникенче янгын корбаны. Узган ел белән чагыштырганда, янгыннарда һәлак булучылар саны ике тапкыр, диярлек, арткан (2019 елда 7 корбан). Янгыннар торышы буенча хәл бик тә киеренке булып кала. Шуңа күрә, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкын куркынычсызлык чаралары турында истә тотарга, йорттагы электр хуҗалыгының торышын, электр җиһазларының һәм җылылык мичләренең төзеклеген күзәтеп торырга өнди. Мәктәп каникуллары вакытында балаларга аерым игътибар бирергә, аларны караучысыз калдырмаска кирәк. Шулай ук, өлкән яшьтәге кешеләрне дә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искәртеп тору зарур.

Беренче карашка, болар буш сүзләр, гади кагыйдәләр булып яңгыраса да, алар артында күпме югалтулар тора. Унике саны үзе үк безне куркытырга, бүгеннән үк җитешсез якларны төзәтергә кирәклеген искәртә. Ут берәүне дә кызганмый, сак булыйк!

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев