Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбанга сарык алганда сак булыгыз

Зеленодольск ветеринарлары кисәтә: Корбан бәйрәменә сарыкларны үзебезнең җирлектән алырга кирәк.

9 июльдә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Зеленодольск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе читтән кайтарылганнарны түгел, ә үзебезнең якларда үстерелгән хайваннарны корбан итеп сайларга киңәш итә.
– Россиядә кеше һәм хайваннар өчен уртак булган йогышлы авырулар буенча бик катлаулы вәзгыять саклана, – дип кисәтә Зеленодольск Дәүләт район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Физзәт Фәхретдинов. – Ящур буенча имин булмаган – 31, вак мөгезле терлек бруцеллезы вәзгыяте буенча куркыныч булган 32 регионнан Татарстанга сарыклар алып кайту тыела.
Барлык сораулар белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Зеленодольск шәһәре, Столичная урамы, 64нче йорт, тел: 8 (84371) 6-68-22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев