Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбан гаете белән район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт

ЗИННӘТУЛЛИН КОТЛЫЙ ӘССӘЛАМҮГАЛӘЙКҮМ ВӘ РАХМӘТУЛЛАҺИ ВӘ БӘРӘКӘТҮҺҮ! ХӨРМӘТЛЕ ДИН КАРДӘШЛӘРЕМ! МӨХТӘРӘМ МӨСЕЛМАННАР!

Яшел Үзән районы мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәме белән тәбриклим! 
Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләребезне кабул итсен, гыйбадәтләребезгә савапны арттырып биреп, ике дөньяда да үзенең иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкләсен! 
Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану, Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора. 
Хөрмәтле милләттәшләр! Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм күркәм башлангычларыгызны тормышка ашыруда зур уңышлар телим. Бу көннәрдә кылган лаеклы гамәлләрегез киң күңеллелек һәм риясызлык үрнәге булып, һәммәгезгә республика һәм тулаем илебез файдасына хезмәт итәрлек көч бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев