Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КОРБАН БӘЙРӘМЕ – ХИКМӘТЛЕ БӘЙРӘМ

Милләтне әхлакка, чисталыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә өнди торган бәйрәмнәр ислам дине белән килгән.

Корбан гаетенең дә хикмәте бар. Җәмгыятьтә байлар һәм урта хәллеләр белән бергә айлар буенча ит ашамаган кешеләр булуын да беләсездер. Нәкъ менә шундый кешеләр өчен Корбан бәйрәме чын мәгънәсендә Аллаһ Тәгаләнең зыяфәте (аш мәҗлесе) булып тора. Бу илаһи зыяфәт такы-токы яшәгән кешеләрнең күңелен күтәрә. Шул рәвешчә, җәмгыяви гаделлек төшенчәсе халык күңелендә ныграк урын ала. 
Корбан бәйрәме көнендә барча мөселманнарның калебе-күңеле дуслык, туганлык, хөрмәт һәм миһербанлык хисләре белән тула. Ул көнне нәфрәт һәм ачулар юкка чыга, дошманлык һәм үпкә хисләре бетә. Ата-ана һәм балалар, туганнар һәм дус-ишләр, күршеләр һәм хезмәттәшләр – һәммәсе дә бер-берсен изге бәйрәм белән тәбрик итә. 
Корбан бәйрәме яки корбан гаете – хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Уразадан соң 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Бу мөбарәк көндә мөселманнар таңнан торып, госел коенып. авызларын пакъләп, яхшы киемнәр киеп, хушбуй сөртеп, җәмәгать булып мәчеткә гает намазын укырга бара.
Тулы язманы газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев