Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбан бәйрәме алдыннан Самадовлар гаиләсе «Җәмигъ» мәчетенә йөрүчеләргә сәдака сыйфатында 100 камыр ризыгы таратырга булган

Биш бала әнисе Нигина камыр ризыклары пешергән, 15 яшьлек Мәдинә һәм 9 яшьлек Йосыф бирегә килүчеләрнең барысын да сыйлаган.

Самадовлар гаиләсе күп балалы булуга карамастан, барлык мөселманнар өчен дә садака бирүне мәҗбүри, дип саный.

Алар Яшел Үзәндә агымдагы елның мартыннан бирле яши, Россиягә Таҗикстаннан килгәннәр, моңа кадәр Кемеровода яшәгәннәр. Анда да даими рәвештә мәчеткә йөреп, дин тотучыларны сыйлаганнар.

Чыганак: “Новости Зеленодольска”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев