Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзән районы мөселманнары!

Сезне Исламның иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе – Корбан Бәйрәме белән тәбрик итәм!

Рух һәм әхлакый чисталык тантанасын символлаштыручы Корбан Бәйрәме үзендә исламның асыл идеалларын – диннең ныклыгын, якыннарына мәхәббәтне, кайгыртуны һәм бөтен нәрсәгә карата шәфкатьлелекне гәүдәләндерә.
Ул кешеләрне, өлкәннәрне хөрмәтләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннары турында кайгыр тырга, балаларны тәүфыйкъ һәм игелек рухында тәрбияләргә өйрәтә.

Исламның югары гуманистик кыйммәтләре киләчәктә дә рухи тынычлыкны, үзара аңлашуны, бердәмлекне һәм күпмилләтле районыбыз халыклары арасында татулыкны ныгытуга хезмәт итсен, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм дуслыкны саклауга ярдәм итсен иде.
Бу якты бәйрәмдә барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм муллык, иминлек һәм барлык изге эшләрегездә уңышлар телим.

Илшат Ганиев, «Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев