Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корал тапшырып, акча алалар

Узган ел республика халкы 322 берәмлек корал һәм 189 сугыш кирәк-яраклары тапшырган.

Росгвардия хәбәр иткәнчә, әгәр сез корал яки сугыш кирәк-яраклары тапсагыз, мөмкин кадәр тизрәк полициягә - 112 яки 02 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк. Тиз арада урынга оператив-тикшерү төркеме чыгачак, ул экспертиза уздырачак һәм корал төрен билгеләячәк. Кагыйдә буларак, табылган корал турында мәгълүмат тиз тарала, һәм корал алынгач, аны тапшырмаган гражданин шундук 
җинаять җаваплылыгына тартылачак. 
Ирекле рәвештә тапшырылган корал өчен татарстанлылар премия алырга мөмкин. 2019 елда республикада ярты миллион сумнан артык акчалата бүләк тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсендәге лицензия-рөхсәт эше үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илнур Сабиров хәбәр итте. 
2019 елда республикада 322 корал, 189 сугыш кирәк-яраклары һәм 700 гр дары тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев