Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Контрактчылар өчен яңа хәбәр

Контрактчыларга түләүләр арта

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр җәйнең беренче 2 аенда 700 мең сум акча алачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов контракт төзергә теләүчеләрнең түләүләрен 505 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул итте. Бу түләү РФ Оборона министрлыгының 195 мең сумына өстәлеп бирелә.

Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Әлеге чаралар, яшәү урыннарына карамастан, Татарстан территориясендә контракт төзергә карар иткән барлык гражданнарга кагылачак. Шулай ук закон нигезендә ИНН һәм РФ гражданлыгы алган чит ил кешеләренә дә. Шулай итеп, республика хакимияте битараф булмаган кешеләрнең, муниципалитетларның, иҗтимагый оешмаларның, Татарстанның бизнес-структураларының уртак инициативасын хуплады.

Татарстан контрактчылары, МХО сугышчылары теләкләрен исәпкә алып, яхшыртылган кием-салым белән тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев