Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Контрактчы «Дамирыч»: «Илемә куркыныч янаганда, өйдә кала алмадым»

Ялга кайткан артиллерияче МХОдагы хезмәте белән горурлана, килешү төзүенә үкенми һәм китәргә ашыга.

Ватаны, халкы өчен хәрби хәрәкәтләрдә батырларча көрәшүчеләр һәрвакыт дан-хөрмәттә булырга тиеш. Бөек Ватан сугышында, аннан соң төрле хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннарга олы хөрмәт белән карасак та, кайберләренә игътибар җитеп тә бетмидер.

Менә илебез тагын авыр сынау алдында: Украинада махсус хәрби операция бара. Ир-егетләребезгә тагын үзләрен сынатмаска, сугыш авырлыкларын күрергә, корал тотып алгы сызыкта фашизмга каршы көрәшергә туры килә.
Безнең Яшел Үзәннән МХОда якташлар күп катнаша. Шунысы игътибарга лаек, республикабыз контракт төзеп китүчеләрне төрле чаралар белән кызыксындырырга тырыша. Авыр хезмәт үз дәрәҗәсендә бәяләнергә тиеш. Агымдагы елның 31 июленә кадәр хәрби хезмәт контрактына кул куючыларга 505 мең сум күләмендә түләү билгеләү турында карар кабул ителде. Бөтен түләүләр белән аның гомуми суммасы бер миллионга җитәргә мөмкин. Контракт төзегәндә, хәрби һөнәрең яисә тәҗрибәң булу-булмау да шарт түгел. Татарстан, башкалардан аермалы буларак, махсус хәрби операциягә үз теләге белән китәргә теләүчеләрне менә шулай итеп билгели.
Якташларыбызның ватанпәрвәрлеген тагын бер кат исбатлау өчен, узган елның 23 июнендә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби операциягә үз теләге белән киткән һәм хәзер беренче тапкыр ялга кайткан яшел үзәнле Дамир Нигъмәтуллин белән булган кыска әңгәмәбезне тәкъдим итү, мөгаен, артык булмас. Герой исеме аңа әлегә бирелмәсә дә, газета битендә урын алырлык лаеклы сугышчы ул. Ә МХОда катнашучы һәркемне герой дип әйтерлек.


Хәзер ул Луганск өлкәсендә артиллерия взводында хезмәт итә. Ялга беренче тапкыр кайтуына карамастан, яңадан китәргә ашыга, хезмәттәшләренә ярдәм кирәген яхшы аңлый. «Кайтып әлләни зур эшләр башкармасам да, ял итәргә өлгердем. Үзем монда, ә күңелем белән анда мин», – дип әйтүе дә ни тора. Кешенең ничек үз алдына максат куеп, «кайнар ноктага» китәргә кыенсынып тормавы бу. Гадәттә, сугышчыларның күбесе: «Без бармасак, кем барыр?!» – дип тә әйтә.
Контрактчы якташыбыз Дамир Илсор улы Яшел Үзәндә 17нче мәктәпне тәмамлагач, суднолар төзелеше техникумына укырга керә һәм 2000 елда дип­лом алгач, укуын Казан Энергетика университетында дәвам итә. Аны 2005тә тәмамлый һәм Серго исемендәге заводта да, шәһәр башкарма комитетында да, төзелеш фирмасында да эшләп өлгерә. Кайда эшләсә дә, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә аңардан: «Ни өчен контракт төзергә булдыгыз? Гаиләгез һәм әти-әниләрегез каршы килмәдеме?» – дип сорамый да булмый.
Начар хәбәрләр килеп торганда, илемә куркыныч янаганда өйдә кала алмадым. Якыннарым минем сайлауны аңлады, –
дип сөйли ул. – Контракт төзүемне әйттем, ә аларга минем карарны кабул итәргә генә калды. Әлбәттә инде, борчылалар һәм көтәләр. Ә мин куелган бурычны үтәячәкмен, артка юл юк!

– Хәзер күп нәрсәне үз күзләрегез белән күреп, барысын да йөрәгегез аша үткәреп кайткач, МХОга киткәнегезгә үкенмисезме? – дигән сорауга аның җавабы кыска: «Юк, үкенмим! Бу сугыш һәм ул безнең эш!» – ди.
Дамир Нигъмәтуллинны хезмәттәшләре үз итеп «Дамирыч» дип атый. Аңа хәзер 43 яшь һәм ул үзенең нинди килешүгә кул куйганын аңлый торган яшьтә. Юлы туры һәм тайпылыш­ларсыз.
Әңгәмәбез герое армия хезмәтендә булмаган, солдат боткасын татып карамаган кеше, югыйсә. Икенче карашка, кайсы ир-егет – солдат, ә кайсы солдат генерал булырга хыялланмый?! Хәзер шундый хыяллар тормышка аша торган вакыт.
Контракт төзү белән Дамир Нигъмәтуллин Тоцкоего өйрәнүләргә, ай ярымнан соң хезмәт урыны – Луганскига җибәрелә. Хәзер ул артиллерист- наводчик. Хәрби вазыйфасы катлаулы, осталыгы көнләп түгел, сәгатьләп арта. Алар һөҗүм дә итә, оборонада да тора. Безнекеләр алга барса, аларга ярдәм итәләр, саклыйлар һ.б.
– Блиндажларда яшибез. Кыен түгел, ел әйләнәсе саф һавада. Кыш анда салкын түгел, түзәрлек. Киемнәр, корал – җитәрлек. Ә уңайлырак киемне үзебез дә алабыз. Ашау-эчүләргә дә зарланырлык түгел, – ди ул. – Сирәк кенә эләккән ялларда күрше поселокка барып ит сатып алып, шашлык ясаган чаклар була. Гуманитар ярдәм дә килә. Әмма безнең бөтен әйбер бар, көнкүреш җайланган. Түләүләр вакытында килә. Контрактны Оборона министрлыгы белән турыдан-туры төзегәнгә күрә, минем Татарстаннан түләүләр юк. Безнең 37нче полкта хезмәттәшләрнең күбесе Татарстаннан.
Дамир Нигъмәтуллинның өч баласы бар. Олы кызы – 22 яшьлек Әдилә Казанда эшли, уртанчысы Азалия Тәтештә МЧС көллиятендә белем ала, кечесе – улы мәктәптә укый. «Уртанчысы үземә ошаган, җитди карарлар кабул итә белә, укырга ярата», – ди ул. Әлбәттә, ул аларга ярдәм итә, читтән торып булса да киңәшләрен бирә. Алар да әтиләренең сайлаган юлын бик яхшы аңлый. Хәзер иң мөһиме шул: әтиләре җиңү белән исән-сау гына әйләнеп кайтсын. Ә «Дамирыч» үзе – алгы сызыкта, иле, гаиләсе иминлеге өчен көрәштә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев